Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бер фәнне яңадан тапшыру мөмкинлеге бирү өчен, БДИ үткәрү тәртибен үзгәртергә җыеналар

Яңалыкны гамәлгә ашыру схемасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә җентекләбрәк эшләнә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру мөмкинлеге бирү өчен, Рособрнадзор тиз арада БДИ үткәрү тәртибенә һәм расписаниегә үзгәрешләр кертергә, шулай ук әлеге тәкъдимне техник яктан тормышка ашыруны тәэмин итәргә әзер. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Федераль Җыенга еллык юллама барышында РФ Президенты Владимир Путин чыгарылыш сыйныф укучыларына нәтиҗәне яхшырту өчен берәр предмет буенча БДИны яңадан сайлау мөмкинлеген бирү кирәклеге турында белдерде.

Яңадан бирү шул ук елда, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшырганда, югары уку йортларына кабул итүгә гаризалар бирү сроклары тәмамланганчы үткәрелергә тиеш. Яңалыкны гамәлгә ашыру схемасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә җентекләбрәк эшләнә, чөнки әлеге мәсьәлә комплекслы, ул БДИ оештыру өлешендә кабул ителә торган карарларны югары уку йортларына кабул итү кампаниясе сроклары белән синхронлаштыруны таләп итә, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди