Арабызда яткан
Ераклыклар томанына үч итеп
Бер очрашасы иде.
Югалган дип уйланылган,
Юл бүленеп калган
Шатлыклар чагында,
Керфекләрне чылатасы иде,
Очрашасы иде.
Февраль ае якынлашса, Р.Гаташның шул шигырь юллары искә төшә.
Күңелдәге ташкын хисләр белән очрашуга әзерләнә башлыйсың.
14 нче февраль көнне узган тантана бик күпләрне балачакка алып кайтты. Зал тулы, фойеда халык гөрли. Самоварлар кайнап тора, сөйләшә - сөйләшә, кайнар коймактан авыз итеп, гәпләшә сыйныфташлар. Кемнәр генә юк, 50 еллыклар да килгән, укытучылар, ераклардан кайтучылар да күп.
Бу очрашу шулай зурлап, бишенче мәртәбәсен уздырыла инде. Күктә кояш көлде, түбәләрдән тамчылар тамды, җил дә исеп карамады. Назлы, рәхәт көн иде ул. Әйтерсең лә, табигать тә куана, Бөрбашка кунак җыеласына сөенә кебек иде. Урамда кайткан кунаклар бер-берсен сәламлиләр, рәхәт, күңелгә рәхәт. Гүя, якын туганың кайткан. Музыка агышында башлангычлар сәхнәне тутыра, "1 сентябрь", "Соңгы кыңгырау" күренешләре, укытучыларга чәчәкләр бирелә. Зал басып "Укытучыма" җырын җырлый. Күзләр яшь пәрдәсе белән каплана. Гүя син балачак илендә, ул ишектән йөгереп керер дә, сине кочаклап алыр кебек. Эх, керсен иде ул, аның шаян күзләренә карап, бер кысып кочаклар идем. Тоттырмас шул, шаян балачак.
50 ел элек мәктәпне тәмамлаучыларның үз гомерләрендә беренче очрашулары икән. 12 укучы килгән, классташларның Фалянур апаны 50 ел күргәннәре булмаган. Терлекче Сания, Альмира апалар, инженер Әхияр, Нәҗип абыйлар, тракторчы Равил абый, шофер Рафаэль абый, атчы Мәгъфүр абый - күмәк хуҗалыкның нигез ташлары дисәк тә ялгыш булмас. Халык кызыксынып, аларны тыңлый.
40 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар шаян булсалар да, бик сәләтле класс булган. Свердловскийдан ук кайткан Наҗия Фазлыева сценарияны шәп төзегән, Аланнан Мәсхүдә Миннемуллина. Сәрдегәннән Гомәров Мөнәвир, Аланнан Камалов Дамирның җырларын халык йөтлыгып тыңлады. Дамир әфәнде Бөрбаш сәхнәсендә үз гомерендә беренче мәртәбә җырлый. Искитәрлек моң таралды залга. Тәслимә Гарифуллина сәламен шигырь аша юллады. Өч Фазлыева укыды бу класста: Наҗия, Гөлсинә, Фәридә. Аларны тыңлау үзе бер рәхәт иде. Һәммәсе матур хезмәт юлы үткән, балалар үстергән, оныкларга сөенеп яши. Шуннан артыгы кирәкми дә.
35 ел элек тәмамлаучылар беренче укытучылары Маһинур апаның иңенә ак шәл салгач, зал алкышларга күмелде. Укытучы чәчәкләр арасында балкып утырды. Югары яктагы класс җитәкчеләре Мөслимә апа инде юк. Ул "Чулпан" җырын яратып башкара иде. Залда шул җыр яңгырый. Күңелне сагыну хисе баса, күздән яшьләр тәгәри. Гомер шулай, исән чакта очрашыгыз, күрешегез",- дигән кебек, экранда Мөслимә апа белән Зөфәр абыйның фотосы хасил була. Пүскән кызы Зилирә Сәләхованың җыры гына бераз моңсу уйлардан арындырды. Үзе шаян, үзе үткен бу кыз 2 ел гына Бөрбашта укыса да, үзенең иң күңелле, иң матур чоры дип, Бөрбашта укыган чагын саный икән.
30 ел элек тәмамлаучылар белән район прокуроры урынбасары Фәрит Гомәр улы таныштыра. Шулай ук булган класс. Диләрә район мәгариф идарәсендә, Рөстәм мәктәптә укыта, Тәбрис агроном, Әнисә социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, Гөлнара бухгалтериядә. Саный китсәң, бармаклар җитмәс. Гөлнара Хайруллинаның җырын күпләр сагынган иде.
25 ел элек тәмамлаучылар арасында укытучылар шактый икән. Класс җитәкчеләре Гәүһәрия апа, аларның шук вакытларын. Сәяхәтләрне искә төшерде. Аланнан Хисаметдинова Язилә залдагыларга җыр бүләк итте.
20 еллыклар белән Татарстанның атказанган артисты Илдар Насибуллин таныштыра. Артист, артист инде, нишләтәсең? Һәр кешегә шаяртуыда килешеп тора. Укытучыларны да мактады. Рәмзия апасына: "Сез әйткәннәр бер колактан керде, икенчесеннән чыкты",- дип, шаяртып та алды. Укыганда шулай инде ул. Рәхәтләндереп көлдерде Илдар.
15 еллыклар Гашия апаның иң шаян классы булган икән, кызлары 1 нче класстан кияүгә чыгарга хыялланган. Малайлары "мич чыгару, сайгак сүтү осталары" булган. Күргән укытучыларның башлары болар белән. Хәзер исә алар бик булган. Һәммәсе үз юлын тапкан. Гөлфия белән Динәнең "Классташлар" җыры гына да, аларның таланлы яшьләр икәнен раслап тора.
Зал хисләр ташкыны белән кайный. Укучыларның җыр-моңнары. Нәфис сүзләре, күмәк биюләре тантанага ямь өстәде. Булдыра инде үзләре. Алардан залдагыларга олы хөрмәт, ярату сизелә. Бу очрашуга бер килгәннәр, икенче елны килми түзә алмый. Әнә узган елгы 45 еллыклар ярты залны биләп тора. Алардан Нурия апа Хөснетдинованың җыры аеруча истәлекле булды.
Арча мәдәният йорты солисты, әле генә "Аулак өй" дә чыгыш ясаган Нурия апага күпләр сокланды. Сәхнә киемнәре белән чыгып басуы ук, сыныфташларга, һәммәбезгә хөрмәт түгелме? Әйе, безне шулай тәрбияләгәннәр. Безнең укытучыларыбыз затлы иде шул. Маһиҗамал, Мәрьям, Наҗия, Ләлә апалар үрнәгендә үстек без. Васил абый, Мөршидә апа, Гөлзада апа, Әмир абыйлар, Гәүһәрия апа, Мәймүнә апалар безгә ныклы белем бирде. Маһинур, Гөлфирә. Сания, Гашия апалар башлангычта төпле нигез салсалар. Фәния, Гөлфинур, Гөлнур. Нурлиха, Суфия апалар үстерде. Директорлар Эльбрус. Габделхак абыйлар таләпчән, завучыбыз Наҗия апа, Тәнвир абый нык ихтиярлы кешеләр булган. Без аларга мең рәхмәтле.
Бөрбаш мәктәбендә бергә укыган Нормабаш, Пүскән, Кили, Алан, Сәрдегән укучылары бик дус, тату яшәделәр. Нормабаш, Пүскәннәр җырга, биюгә бик сәләтле иделәр, алардан бик күп баянчылар килде. Белемнәре дә яхшы иде аларның. Пүскәннәр чибәр, үткен иделәр. Аланнар шук, эшчән булып күпләр күңелендә яши. Гомерләр уза икән. Әмма күңел һаман 18 дә. Мәктәп залларыннан бала булып чабып үтәсе килә, шаярасы, уйныйсы килә.
Санаулы вакыт тиз уза,
Нигәдер бармый күпкә,
Бүген ай көнләшеп йөрде
Безнең бәхеткә күктә.
Без - бәхетле, эзләп таптык
Үткәнгә кайту юлын,
Яшьлеккә кайту юлын.
Гүзәлия БАРИЕВА,
Бөрбаш урта мәктәбе.
Нет комментариев