Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бер нәселдә 31 укытучы

Укытучылар һәм остазлар елында районыбызда укытучы-тәрбиячеләргә гадәттәгедән күбрәк игътибар күрсәтергә тырышалар.

Ел дәвамында укытучылар династияләрен барлау дәвам итә, аларның иң "тармаклы"ларын — стажлыларын район Сабан туенда хөрмәтләделәр, август ахырында мәгариф системасы династияләре өчен зурлап бәйрәм үткәрелде. Аларга тәрбиячеләр көненә багышлап оештырылган зур чара, 400 укытучы ветеранны чакырып хөрмәтләү, эшләүче барлык укытучыларга пакетлар өләшү өстәлде.

Укытучыларның һөнәри бәйрәме алдыннан исә бүген эшләүче 400 укытучыны район мәдәният үзәгенә чакырып, зур бәйрәм үткәрелде. Бу чарада йөздән артык укытучыга мактау таныклыклары, күкрәк билгеләре, рәхмәт хатлары тапшырылды.

Җитәкчеләр мондый мөнәсәбәт бер генә елны түгел, һәрчак булырга тиеш дип саный. Шушы оештыру эшләрендә, район мәгариф тарихын өйрәнүдә, династияләрне барлау-туплау-да зур хезмәте кергән, өлкән пионервожатый, район пионерлар йорты директоры, мәгариф бүлегендә күп еллар инспектор, методист булып эшләгән — кырык елга якын гомерен мәгариф системасына багышлаган Резидә Гаязова белән әңгәмәбез дә укытучылар династияләре турында.

— Резидә Сәләхиевна, укытучылар династияләре турында сүз чыкканда, сез еш кына алар турында «бер тамырдан үскән гөлләр» дигән бик матур чагыштыру китерәсез...

— Образлы итеп карасак, чыннан да, алар бит бер тамырдан үскән гөлләр кебек — бер нәсел балалары, дәвамчылары. Шөкер, күп еллык тынгысыз хезмәтем юкка чыкмады, бүгенге көндә районыбызда 37 педагогик династия ачыкланды. 200 биттән артыклык зур исемлек бу. Әле бу исемлеккә тагын берничә нәсел өстәләчәк, алар турында мәгълүмат туплау дәвам итә. Бу сан күпкә зуррак та булыр иде. Читтә эшләүчеләребез дә күп. Әмма без үзебезнең районда туган, хезмәт елларын үзебездә башлаган, дәвам иткән династияләрне генә барлауны максат итеп куйдык. Гадел булсын өчен гомуми педагогик стажларны да фәкать документлар белән расланганын гына исәпкә алдык.

— Династияләр белән кызыксыну кайчан, ничек башланды?

— Безнең районда бит тарих белән кызыксынучы, өйрәнүчеләр, китаплар бастырып чыгаручылар шактый булды. Район мәгариф тарихын да, пионер, комсомол оешмалары, мәктәпләр, авыллар тарихын да өйрәнделәр, әле дә өйрәнәләр. Аңа кадәр үткән гасырның туксанынчы елларында укытучы ветераннар белән бик зур итеп «Чын күңелдән сөйләшү» дигән очрашу үткәргән идек, анда әле тере тарих булган күп укытучыларыбыз исән иде. Шул очрашуда алар бик кызыклы истәлекләр белән бүлештеләр, үзләре туплаган тарихны миңа тапшыручылар да булды. Менә шуларны, кул астында булган бөтен мәгълүматларны тарих язучыларга биргән вакытта династияләрнең күплеге игътибарны җәлеп итте, үземә дә туплап алып калдым. Һәм еллар үткән саен аларны тулыландыра бардым. 40 елга якын район мәгариф идарәсендә эшләгән кеше буларак, аларның күбесе белән мин якыннан таныш, гомер буе аралашып яшәгән, бергә эшләгән кешеләр бит. Бу бик зур плюс булды. Мәктәпләр, укытучылар үзләре дә династияләре турында өстәмә мәгълүмат язып китерде. Аларның бөтенесен уңайлы, һәркемгә танышырга тиз дә, аңлаешлы да булырлык итеп, бер таблицага тупладык.

— 37 династия арасында гомуми стажлары бик күп булучылар бармы?

— Араларында бер гасырдан да ким стажлылар юк. Династия дибез икән, минемчә, аңарда кимендә өч буын булырга тиеш. Шундый таләпкә туры килүче 200-300 еллылар шактый. Бәдәр Мөэминоваларның гомуми стажы 696 ел, Александр Медведевларның — 668, Егор Егоровларның — 612, Габделхәй Сөләймановларның — 590, Гариф Ибраһимовларның —530, Мәсрүрә Сафиналарның — 500, Фәрт Садыйковларның — 476, Хәлил Фазлыевларның 472 ел гомуми педагогик стажы бар. Анализлап карагач, шунысы да күзгә ташлана, бүген бу күп стажлы нәселләр арасында инде мәктәпләрдә бер-ике генә укытучы эшләүче калган нәселләр дә бар. Дәвамчылар алга таба да булсын, бу саннар гел үсә барсын иде дип телисе килә. Шул ук вакытта Медведевларның, Ибраһимовларның, мәсәлән, бүген районның төрле мәктәп-ләрендә сигезәр дәвамчылары эшли.

Гөлсинә Яруллина

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар һәм остазлар елы укытучылар династияләре