Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бер нәселдә 31 укытучы (дәвамы)

Мин үземнең шушы нәселнең бер тармагы булуым белән бик бәхетле һәм горурланам.

— Әниегез Бәдәр исеме белән башланган сезнең Мөэминовлар династиясеннән дә бүген район мәктәп-бакча-ларында 14 кеше хезмәт куя икән бит.

— Мин үземнең шушы нәселнең бер тармагы булуым белән бик бәхетле һәм горурланам.

Әнием Бәдәр 1919 елны Балтач авылында күп балалы, урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Шул чорда җиде класс белем алучы сирәк кешеләрнең берсе була ул. 5-6 классларны ул, һәр көнне бер якка 8 километр араны җәяүләп йөреп, Карадуган мәктәбендә укыган. Балтачта ТБУМ ачылгач, җиденче классны шунда кайтып тәмамлаган. Сәләтен күреп, аны укытучы итеп эшкә чакыралар. Башта бер айлык укытучылар әзерләү курсларында, аннан Арча педагогик училищесында белем ала. Әтнә, Яңа Салавыч, Сосна мәктәбендә балаларга белем бирә.

Әниемнең бертуганы Гадения физика һәм математика фәннәреннән укыта. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Галия исемле сеңлесе районыбызның Янгул, Кенә, Смәел, Бөрбаш, Пыжмара мәктәпләрендә татар теленнән укыта, югары белем алып, юллама белән чит өлкәләрдә, Татарстаныбыз мәктәпләрендә ана теле дәресләреннән 45 ел белем бирә һәм завуч булып эшли. Күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Гомумән алганда, Мөэмин (тулы исеме Габделмөэмин) бабабызның алдынгы фикерле булуында һич шик юк. Шушы нәселдән 31 кешенең укытучы, тәрбияче һөнәрен сайлавы күпне сөйли. Нәселебез горурлыгы булган Мәгъмүрә апабыз Гафарова (Рамазанова) контон чорында ук укытучылык эшен башлап, моңа кадәр дини белем генә бирелгән мәктәпләрдә яңача укытуны башлаган, беренче пионер отрядлары оештырган кеше. 100 яшькә җитеп, гомеренең соңгы көненә кадәр зирәк зиһене, камил акылы белән күпләрне сокландырды. Хезмәтләре өчен Татарстан АССР Югары Советының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә, илебезнең иң югары бүләге — Ленин орденына лаек була. Татарстанның атказанган укытучысы, ике чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты. Тормыш иптәше Фәйзрахман белән бергә (ул волость мәгариф оешмаларында инспектор, мөдир булып эшли) алар Балтачта мәктәп төзелеше өчен үз бакчаларыннан 30 сутый җир дә бүлеп бирә (башка беркем дә бирергә теләми). Шушы гаиләдә үскән балалар да укытучылык хезмәтендә зур уңышларга ирешә. Бүгенге көндә Балтачта яшәүче Клара апабыз шулай ук «Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә лаек була, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы». Шөкер, нәселебездә төрле фәннәрдән төрле дәрәҗәләргә ирешкән укытучылар күп. Иң сөендергәне: Мәгъмүрә апалар, әниебез Бәдәр башлаган укытучы һөнәрен бүген оныклары-оныкчыклары лаеклы дәвам итә.

— Балтач беренчеләрдән булып укытучыга һәйкәл куйган район да бит әле.

— Мин күп еллар район мәгариф системасының проф-союз оешмасы җитәкчесе дә булып эшлим. Укытучыга һәйкәл кую күптәнге хыял иде һәм без аны профсоюз акчасына төзетә алдык. Ул җыелма образ, бик күп фотоларны берләштереп, элекке һәм хәзерге укытучы образларын кушып эшләнде.

— Укытучылар динас-тияләрен барлау, аларның тарихларын туплау дәвам итә дидегез. Аларны китап итеп чыгару нияте бармы?

— Бүгенге көндә дә районыбызда мәгариф өлкәсенең төрле тармакларын өйрәнеп, тарихларын язучылар бар. Безнең бу мәгълүматлар төрле формада элек язылганнарында да кулланылды һәм хәзер дә кулланыла. Әмма, чыннан да, тупланып беткәч, династияләр турында аерым китап чыгару уе бар. Әлегә аларның һәркайсына махсус папкалар булдырылган һәм алар тулыландырыла.

Гөлсинә Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөэминовлар династиясе