Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Без сабыйлар өчен тырышабыз...”

Сәламәт сабыйлар күбрәк аваз салсын иде бу дөньяга, ә инде ул сәламәтлеге чикле булган икән, без сабыйны аны кеше арасына кертеп укытырга, тәрбияләргә һәм аны узен дә чын бөтен яктан да килгән тулы кеше итеп тоерга һәм яшәтергә тиешбез.

Белем бирү законында, беренче тапкыр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга да тәрбия һәм белем биреп сау-сәләмәт балалар белән бергә беррәттән шөгылләнергә ярый дигән закон чыккач – инклюзия сүзе барлыкка килгәч бу өлкәдәге белем бирүчеләр аптырап калмагандыр дип беләм. Чөнки инклюзия һәм сәламәтлекләре чикле балалар белән шөгылләнү эше дигән сүзләр генә яңартылды кебек. Ә исәпкә алсаң инде куптән балалар бакчасында, бу закон чыкканчы ук, без энә белән кое казучы кешеләр – тәрбия һәм гыйлем бирүче тәрбиячеләр бу вакыйга белән күптән таныш һәм бу тәрбия эшен авырга алмыйча үз җаебызга салып эшли килә идек: күзләре начар күрүче дисеңме, начар ишетүче, сөйләме начар , психик яктан тайпылышлы бала дисеңме, болар һәммәсе дә безгә таныш, һәм куркытмый иде инде безне. Сабыйның бер гәебе дә юк аны Аллахы Тәгалә изге, гонахсыз җан иясе итеп яратканга. Ә әти-әнисенә шушы күңел, җан, тән әрнеткеч авырлыкларны җиңеп чыгып та сынмаганнары, сабыйны кеше итеп, бөтен тырышлыгын, йокысыз төннәрен калдырып аның өчен яшәүләре, бөтен кешеләр, балалар белән бертөркем булыш яшисе килгән нәнигә тормыштагы маягы булып торганнары өчен ,күз алдына да китермәслек савапларга ия булачагын бу изге кешеләр – әти-әниләр әле белми дә. 21 нче гасырда яшибез, бөтен тормышыбыз бөтен яклап килгән, ашыйм дисәң ашау бар, киим дисәң кием, хан сараеннан ким булмаган йортларыбыз бар, шөкер. Бәхетне Аллахы Тәгалә беркемгә дә тигез бүлмәгән шул, нәк сәламәтлекне, карьераны, акчаны һәм дә башка әйберләрне кебек, кызык та булмас иде ул бөтен кеше бертигез яшәсә. Нишләтәсең, түзәргә һәм булганыннан риза булып яшәргә, шөкер итәргә кирәк шул дуслар. Менә бу әти-әни дә бит, сабый беренче авазын дөньяга салганда уйлмагандыр үзенең нәнисенең нинди авырлыкларга, тормыш сынауларына дучар буласын. Ә чын барлык белән очрашкач инде артка юл юк, сабыйны кеше итәсе, яшәтәсе, тәрбиялисе генә кала. Өйдә биргән тәрбия һәм белем бер була, әмма бу баланың да бит кеше арасында яшәп, хәрәкәтләнеп, үзен күрсәтергә, аралашырга, уйнарга өйрәнергә, зур үскәч бердәм белем алырга, олы тормышка аяк баскач кеше булырга һәм да башка бик күп гәмәлләр кылырга хакы бар.

Менә сүзем шул турында .... Инклюзияле белем бирү дигән сүз дә шушы мәгънәгә ия дуслар: ул бөтен балаларның да һәм шул ук сәләмәтлекләре чикле сабыйларга да укыту, тәрбия шартлары тудыру. Безнең бистәбезнең 5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасында, бу сабыйларга бөтен уңай шартлар тудырылган. Бакчабызга керү өлешеннән башлана: баскычлар, аңа тотынып менү өчен җайланмалар, аерым коляска йөрер өчен юллар, эчкә керүгә икенче катка менү өчен тотынгычлар, санузелларда сәләмәтлекләре чикле балаларны күз алдында тотып, таләпкә китереп эшләнгән, җылытылган идәннәр, аерым шөгылләнү бүлмәләре дисеңме ,хөкүмәт тырышты Аллага шөкер. Бакчабызда логопед, рус теле, инглиз теле, музыка, физик культура тәрбиячеләре, шәфкать туташы да бар, һәм шулай ук 1 нче һәм югары категорияле тәрбиячеләребез дә белем бирә бездә сабыйларга. Бакчабызның да исеме бит “Сөенеч” – сабыйны, әти-әнине, эшләүче коллективны сөендерә ул. Алдагы бакча тормышыбызда әле безгә шушы инклюзия белем бирү шартларына таянып үз психологыбыз, тьюторыбыз (сәләмәтлеге чикле балага булышучы шәхси кеше) да булыр дип ышанып калабыз. Әмма шуны да искәртеп китмичә булмый, мөмкиелекләре чикле балалар белән ел дәвамында гына кулга кул тотынып эшләсәң генә кирәкле, күзгә куренә торган нәтиҗәләргә ирешеп була: сабый белән тәрбияче һәм аның ярдәмчесе шөгыльләрдә аңлатканны шәхси эш итеп ныгытабыз; үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен: киенү, чишенү, киемнәрне урнаштыру, юыну, беренче - иң гади ярдәм күрсәтү кунекмәләрен кузаллауларын киңәйтәбез; социаль-коммуникатив белем бирү ягында көндәлек үстерәбез: дуслар белән ирекле аралашу, тирә якка үзеңне кирәкле, файдалы шәхес итеп тою, күмәк эшләрдә катнашу, бәйрәмнәрдә актив булу, сабыйның төрле талант якларын ачу, үзен оялмыйча ирекле тотып аралашуны булдырабыз, өйдә дә иң кадерле кирәкле кеше икәнен тоярга өйрәтәбез; бакчабыздагы калган белем бирү тәрбиячеләре, шәфкать туташы, сабыйның әти-әнисе белән нык элемтәдә торабыз, һәм ирешкән бик кечкенә нәтиҗәбезгә дә шатланабыз, тагын да бергә кулга кулны тотып яңа үрләр яуларга, баланы бәхетле итәргә төрле планнар корабыз һәм шуны планнарны тормышта максат итеп куеп эшлибез , күренерлек , шатланырлык нәтиҗәләргә ирешәбез.

Бакчабызда, бугенге педагогик киңәшмәбезнең дә темасы “Мөмкинлекләре чикле балаларны исәпкә алып сәламәтлекне саклау буенча дидактик уеннар җыентыкларын барлау” дип исемләнгән иде. Уку елының гөрләп торган чагы , хезмәттәшләрем, яңа үстерелшле уеннар җыетыклары ясап аларны бөтен коллектив каршында яклап , аннотациясен аңлатып, уйнап күрсәтеп киттеләр.Аңарчы да, инде ничә еллар шушы балалар белән эшләү дәверендә, кызганычка каршы ДЦП, күзе начар күрүче һәм да башка күңелне тергәндергеч диагнозлы сабылар бездә йөргәнгә күрә, тупланган уеннарыбыз бик бай иде инде. Бик кызыклы , мавыктыргыч, кул астында булган җайланмалардан эшләнгән иде алар . Һәр уенның төп максаты : балаларның игътибарларын, хәтерләрен, кулның вак моторикасын үстерү; түземлелек тәрбияләү; логик фикерләргә, төсләрне, исемнәрне, формаларны аерырга өйрәтү иде.

Без дә сезне үзебезнең бакчабызда туплган белемнәребез белән уртаклашырга көтеп калабыз.

Ә инде безгә шуны онытмаска кирәк “Бу дөньяга килгән һәр сабый бәхетле, укымышлы, тәрбияле булырга хакы бар һәм ул лаеклы аңа” бездә менә шуны күз алдында тотып, коллективыбыз, әти-әниләр, сабыйлар белән иңгә иңне терәп күмәк яшибез һәм эшлибез.

Сәламәт сабыйлар күбрәк аваз салсын иде бу дөньяга, ә инде ул сәламәтлеге чикле булган икән, без сабыйны аны кеше арасына кертеп укытырга, тәрбияләргә һәм аны узен дә чын бөтен яктан да килгән тулы кеше итеп тоерга һәм яшәтергә тиешбез. Безнең киләчәгебез балалар бит....шуны да онытмасак иде.

 

Шакирова Гөлназ Рафис кызы,

5 нче номерлы “Сөенеч”

балалар бакчасы тәрбиячесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы