Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бездә бар да укытучы

Безнең өйдә дүрт укытучы. Бигрәк күп икән дисезме? Бер дә күп түгел. Әле бит әти-әнием, әби-бабаем гына түгел, тагын бер әбием, әбиемнең һәм бабаемның сеңелләре, энеләре - барысы да укытучылар. Бөтенесенең балалар укыткан елларын санасаң, 300 елдан арта! Менә шундый укытучылар гаиләсендә үсәм мин һәм моның белән бик горурланам.

Әле кечкенә чагымда, балалар бакчасына йөргәндә, өйдә бөтенесе укучыга әйләнә, мин аларның укытучысы була идем. Мәктәптән арып кайтсалар да, дүрт "укучым" да минем белән бергә биеделәр дә, җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр. Әбиемнең бишек җырлары, бабаем белән чаңгыда, тимераякта, велосипедта, роликларда йөрергә өйрәнүләр, әти-әнием белән цирк, музейлар, океанарий, театрларга барулар... Бөтенесе дә бик кызык, күңелле, рәхәт иде. Әле дә йөрибез, әле дә уйныйбыз, әле дә барабыз.
Бөтен гаиләдә дә шулай инде ул, нәрсәгә язып торасың димәгез. Бездә үзенчәлекләр дә җитәрлек. Минем беренче укытучым - әнием, Сафиуллина Ләйсән Илдар кызы. Әтиемне дә үзенең әнисе - Сафиуллина Гөлсинә Мидхәт кызы укыткан. Әниемнең дә беренче укытучысы үз әнисе - Гарифуллина Миләүшә Ярулла кызы. Ике әбием дә күптәнге дуслар. Арча педучилищесында бергә укыганнар, аннан соң да гел аралашып яшәгәннәр. Икесе дә кырык елга якын балалар укытканнар. Әбиләрем 1-4 сыйныфлар өчен "Риторика" дигән китап язганда мин булмаганмын да әле. Ул дәреслекләрдәге үз-үзеңне дөрес тоту, матур итеп сөйләшү турындагы шигырьләрне, әкиятләрне тыңлап үстем. Кайбер шигырьләрен яттан өйрәндем. Хәзер дә мин әбиләрем бергәләп язган "Әдәби уку" дәреслегеннән белем алам.
Үскәч үзең кем буласың соң, дисезме? Әйдә, сер булып калсын әле. Бүген мин ике сеңлемә зур апа. Зилия сеңлемә өч яшь, Мәрьямебез әле бик кечкенә.


Камилә Сафиуллина
Яңгул урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250