Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Безнең әтиләр кайда укыганны белмәделәр дә...” (+бик күп фото)

Салавыч, Түнтәр мәдәният йортлары кичләрен әти- әниләр комитетларын җылы кабул итте. Беркем дә һава торышының начар булуыннан зарланмады, кар ява, юллар начар дип сукранмады, һәр команда килде, берсеннән-берсе эчтәлекле эшләр тәкъдим итте.

Татарстаныбызда өченче ел рәттән “Тату сыйныф серләре” дигән масштаблы бәйге уза. Башта аны мәктәпләрдә сыныйлар, аннан район күләмендә оештырыла, сайлап алынган иң-иңнәр зоналарда чыгыш ясый, анда да отканнарына республика бәйгесенә фатиха бирелә. Узган атнада безнең җирлектә район күләмендәгесе узды.

Салавыч, Түнтәр мәдәният йортлары кичләрен әти- әниләр комитетларын җылы кабул итте. Беркем дә һава торышының начар булуыннан зарланмады, кар ява, юллар начар дип сукранмады, һәр команда килде, берсеннән-берсе эчтәлекле эшләр  тәкъдим итте. Жюри эшен иң элек күргәзмәләрдән башлады, таләпчән иде алар, әти- әниләр комитетының гомуми фотосы, скриншотка кадәр булуны сорадылар. Салавыч җирлегенә килгән 12 мәктәп – Кенә, Салавыч, Балтач гимназиясе, Балтач мәктәбе, Нөнәгәр, Смәел, Шеңшеңәр, Яңгул, Бөрбаш, Карадуган, Куныр, Норма урта мәктәпләренең эшчәнлеге бар да хәзерлекле, күргәзмәләр аша кызыксынучыларга тәкъдим итәрлек. Һәр мәктәпнең өстәле тулы балаларның спорт, иҗат, фән өлкәсендә яулаган уңышлары ачык чагылыш таба. Һәрбер проектның үз исеме бар: иҗади эшләрнең дә, кул эшләренең дә, тегү-чигүнең, хәтта ашау-эчүнең дә...

Бәйгенең икенче өлеше сәхнәгә күчкәч, Кенә мәктәбеннән башлап һәр коллектив ялкынлы визитка-чыгышлары белән сокландырды. Ул чыгышларда тормыш чынбарлыгы да бар, мәгънәле дә, грамоталы да. Башы ничек башланса, ахыры шулай төгәлләнер дигәннәре  хак булды, Кенә мәктәбенең әти-әниләре бәйге шартларын тиешле дәрәҗәдә башласалар, ерак араларны якын итеп килгән кунырлылар күңелдә уңай тәэсирләр калдырырлык итеп төгәлли дә белделәр. Проектларга килгәндә, алар бик җитди, тормышчан, изге ниятләргә корылган. Мәсәлән, гимназиядә укучы балаларның әти- әниләре әйләнә-тирәлеккә рәхим-шәфкать тәрбияләүгә алынган – табигатьне чистартканда ничә капчык чүп җыйганнарына кадәр проектта күрсәткәннәр.

Бәйгенең икенче көнендә Түнтәрдә узган этабында катнашкан җитәкчебез Вакыйф Зәкиев уңай фикерләрен белдерде: “Ул кичне дә кар яуды, юлда буран иде – дип язды ул “Хезмәт” сайтына. – Тик бу командаларга киртә булмады, кичке караӊгылык җиргә төшкән чагында Түнтәргә таба автобус-машиналар агылды. Тамашачы килгәнче күргәзмәне әзерлисе бар, жюри караганда бар да тәртип булуы кирәк шул. Ә тамашачы озак көттермәде, сәгать кичке алтыда күргәзмә белән таныша да башладылар. Һәр мәктәптән килгән ата- аналар башкаларныӊ кул эшләрен карадылар, үзләренеке белән чагыштырдылар. Бу чарага әзерлек вакытында әти-әниләрнеӊ әле читләр белмәгән сәләтле яклары да ачылган – кем җырлый, кем бии, ә менә Шубанда бик оста итеп рәсем ясаучылар бар икән. Сыйныф һәм мәктәп җитәкчеләре киләчәктә ата-аналарныӊ бу сәләтләрен тулысынча файдаланырбыз, дигән фикер белдерделәр.”

Ә сәхнәдә һәр мәктәптән килгән командаларныӊ чыгышлары үзенчәлекле, эчтәлекле булды.”

Әнә шулай, мәктәп һәм муниципаль этапта узган бәйгеләрдә мәктәп белән ата-аналар арасындагы тыгыз мөнәсәбәтне, ныклы эшчәнлекне күрә, бәяли алдык. Бишенче сыйныфтан башлап тугызынчы сыйныфка кадәрге әти-әниләр комитетлары моны бай эчтәлекле күргәзмәләре,  калын портфолиолары, визит карточкалары, мәгънәле проектлары аша раслады. Жюрига урыннарны билгеләү җиңелләрдән булмагандыр, чөнки бәһаләгәндә һәрчак объективлык  өстенлек итә. Гран-прига Балтач гимназиясенең 7 «А» сыйныфы әти-әниләре комитеты лаек булды. “Артык тырышып ташлаганбыз” дип  куануларында хаклык бар – күргәзмәләре дә үзгә, визиткалары да үзенчәлекле – проектлары белән дә җәлеп итә алдылар, тын да алмый тыңладык дисәң дә була. Чыгышларының нәкъ безнеңчә, татарча булуы да игътибарга алынмый калмагандыр.

Бәйгедә катнаштык та, эш бетте түгел. Белем бирү учаклары, әти- әниләр белән бердәмлекне алга таба да дәвам итү кирәк. Чөнки хәзер чоры шундый – заман да башка, балалар да... Язманы Яңгул командасындагы әтиләр башкарган рэптан өзек белән төгәллисе килә: “Безнең әтиләр безнең кайда укыганны да белмәде, ә без мәктәптән кайтып кермибез, бар да  бала хакы өчен дибез!”. Бик дөрес һәм урынлы.

Гран-прига Балтач гимназиясенең 7 «А» сыйныфы әти-әниләре комитеты лаек булды. Аерым номинацияләрдә урын алучылар – “Ата-ана күзәтүе” дигән номинациядә 1 урынны Бөрбаш мәктәбе, 2 урынны Норма (узган ел республикакүләмендә җиңүчебез), өченчедә Субаш һәм Карадуган, дүртенчедә Арбор; “Гражданнар активлыгы”нда – 1 урынны Шубан белән Чепья, икенче урынны – Смәел, өченче урынны Пыжмара, “Хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш” буенча беренче урында – Куныр, икенчедә – Түнтәр, өченче урында Нөнәгәр һәм Шеңшеңәр, “Социальләштерү” буенча беренчедә – Балтач гимназиясе, икенчедә –Балтач мәктәбе, “Сәламәт яшәү рәвеше” номинациясендә беренче урын – Кече Лызи мәктәбе белән Яңгулда, икенче урында – Урта Көшкәт, өченче урында Салавыч лицее, Кенә һәм Сосна мәктәпләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тату сыйныф серләре