Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әби-бабайда кунакта, авызыбыз коймакта, ди «Каенкай» сабыйлары

Бакчабызда бәйрәм була дисәләр күңел күтәрелә. Берәр спектакль карарга барган кебек хис итеп аяк атлап керәм бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасына.

Өметләр тулысынча акланып, һәрбер бәйрәмне тын да алмый карыйбыз без. Балаларыбызны тәрбияләп үстерүче - Энҗе һәм Әлфия, җыр-бию иленә җитәкләп алып баручы - Марина һәм Илсөяр апаларның осталыкларына шаккатып, сабыйларыбызны шулар кулына ышанып тапшырганга сөенеп бетә алмыйбыз. Менә кичә дә Әниләр көненә багышлап үткәрелгән бәйрәмне тамаша кылдык. Бәйрәм милли гореф-гадәтләребезне саклап калу рухына сугарылып эшләнгән иде. Малайларның башында түбәтәй, ә кызларда калфак. Һәрбер уен да әби-бабайларыбыз заманыннан калып, инде онытыла барганнар рәтеннән. Ләкин балаларга алар кызык, мәш килеп уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, бәйрәм сценариесына тулысынча кереп китеп, безне күрмәгәндәй мәш киләләр. Осталыклары белән бүлешкәннән соң сәхнә артына кереп китәләр, ә аларны анда телеңне йотарлык тәмле коймак көтеп тора. Сабыйларыбыз аннан авыз иткән арада әниләрне дә тик тотмадылар, мәкаль, җыр, бию, чәчәкләр ясауда көч сынаштык. Алай да балалар кадәр булдыра алмадык. Биюләрдә мастер-класс күрсәткән Марина апага сабыйларча карап, аның һәрбер хәрәкәтен кабатларга тырыштык. Ә бәйрәмнең иң татлы мизгеле - сабыйларыбыздан бүләк кабул итү иде.
Яраткан тәрбиячеләребез һәм әлеге бакчада эшләүче хезмәткәрләр, барчыгызны да Әниләр бәйрәме белән котлап, безгә бүләк иткән бәйрәм үзегезгә дә меңе белән әйләнеп кайтып, бәхетле әни булып яшәргә язсын иде. Рәхмәт Сезгә бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250