Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биктәш башлангыч мәктәбен быел 5 бала тәмамлады

«Минем бәхет татар балаларыннан татар ясау»

2020 елның 1 сентябренә Биктәш авылы мәктәбенә укырга кергәндә алар 4 бала иделәр, дүртенче сыйныфка җиткәч биш балага әйләнгәннәр, " бер бала күчеп килде", ди Ләйлә Галиева. Алексеева Әдилә, Александрова Виктория, Иванов Илдан, Терентьев Альмир янәшәсенә Альмир Хәбибуллин күчеп кайткан. Минем бәхет шуннан бит, татар балаларыннан татар ясау, дип көлдерә Ләйлә ханым. Инде Ләйлә Рәдифовна беренче елын гына рус телле татар баласын татарчага өйрәтми, ул укыткан балалар ялт итеп татарча сөйләшергә дә, язарга да өйрәнәләр. Галиева Ләйлә Рәлифовна Биктәш авылы мәктәбен уку-укыту ягыннан да, тәртип-төзеклек ягыннан да камил тота. Укучылар белән горурлана, әти-әниләр белән килешеп эшли, балалар да аны бик ярата.

Балалар укуларын Салавыч күппрофильле лицеенда дәвам итәчәкләр. Уңышлар телик аларга.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев