Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бистәнең 1нче номерлы балалар бакчасында районкүләм семинар булып үтте (фото)

Семинар «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды.

18нче гыйнвар көнне Балтач бистәсенең 1нче номерлы балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый-патриотик тәрбия бирү нормаларын һәм кыйммәтләрен формалаштыру» дип исемләнгән районкүләм семинар булып үтте.

Катнашучылар игътибарына бакча тәрбиячеләре Һадиева Ч. М., Хәкимова Г. М., Гыйлметдинова Г. Р., Әкбирова Г. М. тарафыннан ачык шөгыльләр, Әхмәтҗанова Л. Д. тарафыннан «Мнемотехника ысулын шөгыльләрдә куллануның отышлылыгы» темасына мастер-класс күрсәтелде.

Семинар «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды. (Җитәкчеләре: Әлмөхәмәтова Г. Р., Гыйлметдинова Г. Р., Гарипова Н. Н.)

Тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе җитәкчесе Хафизова Ф. Ф. семинарга карата үз фикерен җиткереп, тәрбиячеләрнең эшен югары бәяләп, бакча коллективына тагын да югары уңышларга ирешергә насыйп булсын дип теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар