Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбаш кызы - Мәскәү галимәсе

...Ул елны Смәел урта мәктәбе Казан һәм Алабуга педагогика институтларын тәмамлаган 4 яшь белгечне берьюлы кабул итә. Арада Гөлфия дә була.

Аның бөтен тормышы, хезмәт юлы шушы кыска-кыска өч җөмләгә сыеп бетә: Бөрбаш кызы. Мәскәү галимәсе. Мөслимә-мөгаллимә.

Бер карасаң, сыеп бетә. Ә чынлап торып уйласаң... Педагогика фәннәре кандидаты, Мәскәү ислам институтының күп еллар дәвамында уку эшләре буенча проректоры булып торган, хәзерге вакытта институтның Ислам белем бирү системасын үстерү үзәге җитәкчесе, якташыбыз Гөлфия Юныс кызы Хәбибуллина белән якыннан танышкач, менә безнең кемнәребез бар, менә татарга ничек хезмәт итәләр дип ихластан сокландым.

Олы юл сукмактан башлана
Күзәтүчән, күп нәрсә белән кызыксынучан авыл баласы, гадәттә, күз алдындагы вакыйгаларны, тирә-юньдәге абый-апаларны күңел иләге аша уздыра, үзенчә нәтиҗә ясый. Бөрбаш авылы урта мәктәбенең тырыш, үтә дә пөхтә, укытучысының һәр сүзен йотып барган Гөлфия дә искәрмә түгел. Бик ярата шул ул рус теле укытучылары Ләлә Шаммасова белән Нурлихә Хәйруллина дәресләрен. Мәшһүр рус язучылары хакында дөньяларны онытырлык итеп сөйләүләрен генә түгел, аралашу рәвешләренә кадәр «сеңдереп» бара.

Гомумән, укытучыларның күбесе аңа үрнәк булып тора: инглиз теле укытучысы Алсу Әбсәләмова, химия укытучысы Наҗия Солтанова, тарих-җәмгыять белеме укытучысы Җәүһәр Исмаева... Алар барысы да Гөлфиянең киләчәктә укытучы һөнәрен сайлавына сәбәпче була. 

Фронтовик, кулына балта тотса — агачтан төймә төюче, тимер тотса — шуны буйсындыручы Юныс абыйның уртанчы кызы күңелендә рус теленә, аның әдәбиятына мәхәббәт бөреләнә. Яраткан укытучысы Ләлә Шаммасова Гөлфияне һәм аның тагын берничә классташын ияртеп, Алабуга дәүләт педагогика институтына юл күрсәтеп, илтеп үк куя.

...Ул елны Смәел урта мәктәбе Казан һәм Алабуга педагогика институтларын тәмамлаган 4 яшь белгечне берьюлы кабул итә. Арада Гөлфия дә була. Күршедәге Ор һәм Шеңшеңәрнең башлангыч белемне үз авылларында алган укучылары, җил-буранга карамастан, иртәнге җидегә җәяүләп Смәелгә килеп җитә. (Кайда ул хәзерге кебек биштәрләре авыр, юл озын дип күтәрешеп озатулар, машинада илтеп куюлар?!) Аларны, тагын да алдарак килеп, укытучылары каршы ала. Яшь укытучыларга мәктәп директоры Фаил Зәкиев, бөтен илгә танылган биология укытучысы, завуч Ләлә Һадиева зур таяныч, чын остаз була. Хезмәт юлын башлаганда иң беренче ярдәм кулы сузган, методика, һөнәр нечкәлекләрен төшендергән изге күңелле хезмәттәшләрне онытырлыкмыни?!

Быел мәгариф тармагында эшли башлавына 45 ел тулган Гөлфия Юныс кызы да Смәел мәктәбендәге остазларын һич онытмый. Күңел дәфтәренә энҗедәй хәрефләр белән менә ниләр теркәгән ул: «Гаделлек — укытучы өчен иң кирәкле сыйфат. Бала дип кенә карыйсы түгел. Һәр бала — шәхес. Аның күңелен рәнҗетүдән сак-ландым. Сак эш иттем. Гомерем буе гадел булырга тырыштым». Мәгариф ветеранының үз тәҗрибәсеннән чыгып ясаган тагын бер нәтиҗәсе: «Әгәр укытучы тырышып, бар белемен биреп, бала белән эшләсә, күңеленә ачкыч тапса, аны математик та, физик та, телләр белүче итеп тә әзерли ала!»

Күз яшьләренә ышанмаучы Мәскәү
Мәскәү хакында сүз чыкканда, иң еш искә төшә торган гыйбарә бу. Яшьлек үзенекен итә: Смәел авылында тырышып укытып йөргән Гөлфиянең күңелендә мәхәббәт бөреләнә. Насыйбы да әллә кайда, еракта түгел икән — шушы авыл егете, белгечлеге буенча физкультура укытучысы. Солдат хезмәтен Мәскәүдә үтеп, шунда милициядә эшкә калган Наил белән гаилә корып, бар булган «байлыкны» бер чемоданга төяп, яшьлек хыялларын канат итеп, Мәскәүгә юл тоталар.

Узган гасырның 90нчы еллары бу. Торыр җир дә, яшь кәләшкә эш тә юк. Никтер башкалага килгән югары белемлеләрне эшкә алмаган чор…

Язманың дәвамы белән «Хезмәт» газетасының җомга санында таныша алачаксыз. Бездән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев