Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбаш мәктәбе яңалыклары (+фоторепортаж)

Бөрбаш мәктәбендә төрле чаралар үткәрүгә зур игътибар бирелә. Чираттагысы 16 сентябрь көнне "Добрый Татарстан" акциясе барышында "Земля наш общий дом" дип аталган экологик чара үткәрелде.

Мәктәп укучылары авыл чишмәләрен чистарту, чишмә тирәсен тәртипкә китерү, уен мәйданчыкларын төзекләндерү эшен алып бардылар. Экологик чарада катнашып укучылар әйләнә-тирәбезне чүпләрдән арындыруга, табигатебезне саклауга үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Мәктәптә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәсе белән берлектә Бердәм мәдәни дәрес уздырылды. Әнисә Хакимова мәдәниятле тормыш, мәдәниятле кеше турында сөйләде. Алар башлангыч сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлек" тапшырдылар.

Бөрбаш укучылары елныӊ елында бердәм булып «Миләш операциясе»ндә катнашалар. Җыйган миләшләрне киптереп, саклауга куялар. Салкын тиюләр, вируслы авырулар көчәйгәндә, миләштән төнәтмәләр, витаминлы чәйләр әзерләп балаларга бирелә. Моныӊ өчен балан да еш кулланыла икән. Анысын җыярга соӊрак тотыначаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250