Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбашта һәрбер бәйрәм үзенчәлекле

Бөрбаш балалар бакчасында һәрбер бәйрәм үзенчәлекле итеп, берсенә-берсе ошамый торган итеп оештырыла. Көзне каршы алу дип аталганы да бик матур кичәгә әверелеп, балалар күңеленә генә түгел, тамаша кылырга килгән әти-әниләр күңеленә дә әйтеп бетергесез эзләр салды.

Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру, безнең җирлектә үсүче яшелчәләр турындагы белемнәрен арттыру максатыннан, бәйрәм шигырьләр, җыр-бию, викторина сораулары, уеннар белән үрелеп барды.

Балалар бәйрәмгә тәрбияче, әти-әниләре белән алдан ук хәзерлек эше алып барды һәм шуның нәтиҗәсе буларак, табигый материалдан, тозлы камырдан ясалган әйберләрдән кул эшләре күргәзмәләре оештырылды. Анда нинди генә гүзәллекләр юк иде. Әти-әниләрнең фантазияләре күп булып, әлеге талантларын алар балаларына да өйрәтеп, гаилә белән ясалган иҗат җимешләре туды. Конкурста барлык балалар бик теләп катнашты һәм ахырдан тырышулары өчен мактау таныклыклары белән бүләкләнделәр.

Әлеге бәйрәм якты хатирәләр калдырып узып китте, ә алда алар тагын булачак һәм һәрберсе уникальлеге белән аерылып торачак. Уңышлар сезгә, Бөрбаш балалар бакчасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250