Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә җиңү яулаучылар

2 нче ноябрь көнне Казандагы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында VII «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде. Конкурс республикада 2010 нчы елдан бирле уздырыла, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 4 этаптан тора: катнашучылардан гаризалар кабул итү,...

2 нче ноябрь көнне Казандагы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында VII «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде.
Конкурс республикада 2010 нчы елдан бирле уздырыла, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 4 этаптан тора: катнашучылардан гаризалар кабул итү, номенантларны сайлап алу, җиңүчеләрне билгеләү, җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү.
Беренче елны бәйгедә катнашуга берничә гариза тапшырылган булса, быел - 80 нән артык гариза килгән. Гаризалар арасыннан дөньякүләм бәйгедә катнашыр дәрәҗәдә барлыгы 64 интернет-проект сайлап алына һәм бәйгегә кабул ителә.
Конкурста катнашучылар 8 номинациядә көч сынаштылар:
«Укытучы-җәүһәр», «Укучы җәүһәр» , «Гаилә һәм башлангыч белем» ,«Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы» ,«Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы» «Тематик ресурс - иҗади җәүһәр».,«.tatar домены - җәүһәрләр чыганагы, «Күренекле татар җәүһәрләре» .
Бүләкләнү тантанасына Балтач районыннан 3 катнашучы чакырылган иде. «Укытучы-җәүһәр» номинациясендә Салавыч күппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы III дәрәҗәдәге диплом белән бүләнде. «Гаилә һәм башлангыч белем» номинациясендә Субаш төп урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисә Гарифулла кызы I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Салавыч күппрофильле лицееның 11 нче сыйныф укучысы Зарипов Рузәл Рәҗәп улы «Укучы җәүһәр» номинациясендә лауреат булды һәм сертификатка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250