Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бу безнең өчен зур горурлык – Балтач кызлары КФУда Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗаты буенча дәрес күрсәткәннәр

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең 4 курсында белем алучы безнең районның студент кызлары 12 октябрь көнне Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗаты буенча ачык дәрес күрсәткәннәр.

Әлеге югары уку йортында белем алучы районыбызның киләчәге һәм горурлыгы булган Бөрбаштан Шәрипова Гөлнур, Көшкәтбаштан Рамазанова Гөлчәчәк, Соснадан Шәйхетдинова Зөһрә татар әдәбиятын укыту методикасы буенча махсус курс кысаларында, үзләре иҗади эзләнеп, шагыйрь иҗатын өйрәнәләр. Алар бер төркемгә берләшеп, "Үз биеклеге булуда кешенең бөеклеге" дигән темага дәрес күрсәтәләр.
Әлеге хәбәргә ачыклык кертү өчен КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Луиза Фирдүс кызы Җамалиева белән элемтәгә чыктым.
- 4 курста Татар әдәбиятын укыту методикасы буенча сайлап алу курсы бар. Без бу дәресләрдә студентларны электив курс программалары язырга өйрәтәбез. Студентлар төркемнәргә бүленеп, ниндидер бер тема буенча программа эшлиләр һәм практик дәресләрдә шуның бер генә дәресен уздырып күрсәтәләр. Балтач кызлары, алдан ук, Туган як әдәбияты юнәлешен сайлап, үзебезнең төбәктән чыккан күренекле кешеләр турында эшлик әле дигәч, башта шикләнеп кенә, аннары эшләп карагыз дигән идем. Алар сентябрь аенда ук үз төбәкләреннән чыккан язучылар иҗатын өйрәнү максаты куйдылар. Бу дәрес Балтач районында яшәп иҗат итүче талантлы шагыйрь, публицист, бик күп популяр җырлар авторы Гарифҗан Мөхәммәтшинга багышланган иде. Иң кызыгы һәм истә калганы - Гарифҗан Мөхәммәтшинның туган көнендә үк булып чыкты бу дәрес. Кызларга шушы көн очраклы гына туры килде.
Илһам Шакиров һәм Хәйдәр Бигичев репертуарыннан "Керим әле урманнарга" җырының авторы да икәнен белгәч, бигрәк тә кызык булды. Кызлар бик мөстәкыйль әзерләнделәр. Шагыйрь иҗаты буенча презентация ясаганнар, җырларын тыңлаттылар. китаплары белән таныштырдылар. Дәресне уен формасында оештырдылар. Бөтенебезгә дә ошады, - дип җавап бирде райондаш кызларыбызның укытучысы Луиза Фирдүсовна.
Афәрин, кызлар! Бу - зур горурлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250