Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасы концерт куйды

Балаларыбызны, оныкларыбызны сәхнәдә күреп, хозурландык, шатлыклы хисләр кичердек

Балачак – шундый матур чак инде ул! Бер кат үзеңнекен үтәсең, аннан, балаларың булгач, бакча чорын үтәсең. Шул рәвешчә, сабыйларың белән бергә янә балачакка кайтасың. Хәзерге балалар бакчасы әти-әниләр белән бик тыгыз мөнәсәбәттә эшләгәч, бакча эшчәнлегеннән аерылып та булмый. Менә бүгенге концертны да нәкъ тәрбиячеләр һәм сабыйлар кебек борчылып та, түземсезләнеп тә көттек. Һәм менә балаларыбызны, оныкларыбызны сәхнәдә күреп, хозурландык, шатлыклы хисләр кичердек. Ничек матурлар безнең балалар, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, бер сүз белән әйткәндә, булдыралар! Әбиләр дә кул чаба, бабайлар да шатлана, әти-әниләрне әйтеп тә торасы юк. Тәрбиячеләрнең тырышлыгы күз алдында, җырга- моңга осталыкларын балаларыбызга да өйрәтәләр, биюләр дә шундый күңелле! Әлеге Балтач бистәсенең 2 нче номерлы балалар бакчасының концерты быел да күңел түренә матур тәэсирләр белән кереп урнашты. Район мәдәният үзәгеннән балаларыбыз сау-сәламәт булсын да, бакчалар эшләп торсын, илләргә тынычлык иңсен, дип, таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев