Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Быелгы Грант иясе – Ландыш Хәбибуллина

Балтач районы башлыгы Гранты район, республика, Рәсәй күләмендә уңышларга ирешкән уку алдынгысына бирелә.

Районыбызда ел да билгеләп үтелүче «Талантлар фестивале» – ул фән нигезләрен ныклап үзләштереп, уку алдынгысына әверелгән егет-кызларыбызның, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларыбызның бәйрәме. Һәм биредә ел да бер уңган укучыбыз Балтач районы башлыгы Грантына ия була.

Быел әлеге мәртәбәле бүләк иясе булып Норма урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ландыш Хәбибуллина танылды. Ландышка район башлыгы Рамил Нотфуллин ихлас теләкләрен җиткереп, олы бүләкне тапшырды.

– Грантка ия булуыңны белә идеңме? – дип сорый мәктәпкә дан китерүче укучысын котлаганда Норма урта мәктәбе директоры Ләйсән Гатауллина. Ландыш директорга елмаюлы караш ташлап, юк, ди. Без дә әйтмәдек, сюрприз булсын әле дидек! – ди директор. Һәм менә нинди куанычлы, көтелмәгән сюрприз килеп чыкты!

erid: 2Vtzqv1AZW9

– Шундый куандым! – ди Ландыш. Гаиләдә ул беренче бала икән, тагын ике энесе бар. Яраткан фәннәре татар теле белән җәмгыять белеме. Киләчәктә укытучы булырга хыяллана. Балаларны җәмгыять белеме фәнен укытасым килә, ди. Авыр һәм катлаулы фән, әмма безнең Ландыш кебекләр нәкъ тә менә авырлык-ларны җиңеп, максатларга ирешеп, үз алларына куйган бурычларны үтәп, хыялларын җилкән итеп алга баручылар, теләкләрен чынбарлыкка әверелдерүчеләр. Әгәр шулай булмаса, Ландышыбыз Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында сәнгать фәне, җәмгыять белеме, татар теле һәм әдәбияты буенча республика күләмендә уздырылган олимпиада призеры, олимпиадаларның муниципаль этабында 8 фәннән призер була һәм төрле интеллектуаль конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә алыр идеме соң?! Республикакүләм туризм ярышларында да ул һәрчак уңыш казана.

«Талантлар фестивале»ндә фән олимпиадалары буенча халыкара, региональ, республика этапларында җиңү яулаган һәм башка бәйгеләрдә урыннар алган балалар бүләкләнде. Остазлар да сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде. Алты ел рәттән узучы «Балтач Junior Skills» бәйгесе дә быел 480 баланы берләштергән. Агымдагы уку елында балалар 32 компетенция аша үзләрен сынаган. «Куркынычсызлык тәгәрмәче»ндә республика күләмендә район данын яклаган балалар да остазлары белән бергә дан казанды.

– Һәр баланың сәләте бар, аны ачып кына бетерергә кирәк, – ди районыбыз башлыгы һәм әлеге өлкәдә фидакарьлек күрсәтеп эшләгән укытучы-остазларга рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерә. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, узган уку елында 4 укучыбыз дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыра алган. Максат куйсак – була ди ул. Агымдагы уку елында да үз алдыбызга куйган максатлар куанычлы булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Талантлар фестивале" -2023

erid: 2Vtzqv1AZW9