Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чепья урта мәктәбендә «Мин, син, ул, бергә дус гаилә» этнофестивале узды (фото)

Укучылар «Халыклар дуслыгы» бию батлы вакытында төрле халыкларның биюләрен башкардылар.

21 февраль-Халыкара туган тел көне! Чепья урта мәктәбендә бу көн аеруча үзенчәлекле уза, чөнки биредә төрле милләт балалары укый, алар туган телләрен өйрәнәләр, үз халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен яраталар һәм хөрмәт итәләр! Мәктәптә туган телгә мәхәббәт, толерантлык һәм үзара хөрмәт тәрбияләнә!

Гаилә елына һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган чаралар кысаларында кичә Чепья урта мәктәбендә «Мин, син, ул, бергә дус гаилә» этнофестивале узды. 

Мәктәптә «Халык осталары» иҗади эшләре күргәзмәсе һәм «Оста куллар күңелсезлекне белми» дип аталган ата-аналарның балалар белән берлектә мастер-класслары оештырылды. Мәктәпнең актлар залында Ивановлар, Хәлиловлар, Федоровлар, Плотниковлар гаиләләре татар, удмурт, мари телләрендә чыгыш ясады. Укучылар «Халыклар дуслыгы» бию батлы вакытында төрле халыкларның биюләрен башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чепья урта мәктәбе Туган тел көне