Чепьяда төбәкара методик семинары узды (фото)
Семинарда катнашучылар тарафыннан Чепья урта мәктәбенеӊ эш тәҗрибәсенә уӊай бәя бирелде.
24 нче октябрь көнне Чепья урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларыныӊ «Поллингваль мәктәп шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны укытуда традицияләр һәм яӊалыклар» темасына төбәкара методик семинары узды.
Чарада Балтач муниципаль районы мәктәпләренеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Киров өлкәсе Малмыж, Мари Эл Республикасы Мари-Төрек районнары мәктәпләреннән укытучылар катнашты.
Чепья мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары Р. З. Бәхтиярова, Г. Т. Минһаҗева ачык дәресләр күрсәттеләр, удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы И. А. Чернова, башлангыч сыйныфлар укытучысы А. Б. Зарипова осталык дәресләрендә үз тәжрибәләре белән уртаклаштылар.
Мари Эл республикасы Мари-Төрек районы Тат-Кетнә төп мәктәбе укытучылары А.Г. Ахматшина, Л. В. Газизова, Балтач районы Бөрбаш мәктәбе укытучысы З. З. Нуретдинова туган телне саклау һәм үстерү эшчәнлеге юнәлешендә актуаль темаларга чыгышлар ясадылар.
Семинарда катнашучылар мәктәп белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара торган «Халыклар дуслыгы» музеенда экскурсиядә булдылар. Түгәрәк өстәлдә дәрес һәм чараларга анализ ясап, Балтач муниципаль районы туган (татар) тел укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Балтач урта мәктәбе укытучысы Г.И.Хәйруллина, мәгариф идарәсе методисты Ф. Т. Сабирова фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Семинарда катнашучылар тарафыннан Чепья урта мәктәбенеӊ эш тәҗрибәсенә уӊай бәя бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев