Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чапшар мәктәп-балалар бакчасына 1 сентябрьдә ишекләрен ачармы? (+фоторепортаж)

Чапшар авылында түземсезлек белән көткән мәктәп-бакча бинасыныӊ төзелеше ахырына якынлаша. Ә шулай да төзүчеләр яӊа уку елына эшләрен тәмамларга өлгерерләрме, дигән сорау бик урынлы.

Төзелеш күләме артык зур булмаса да, объектныӊ уӊайсыз урында урнашуы күп авырлыклар тудырган. Иӊ башта сазлык булганлыктан, нигез асларына тимер-бетон свайлар сугылган, хәзер инде меӊ тоннага якын балчык мәктәп яны мәйданын тигезләү өчен ташылган. Бу социаль объектныӊ тапшыру срогы норматив нигезендә 30 сентябрь, дип куелган. Димәк, эшләр тулы күләмдә башкарылсын дисәк, бу очракта ашык-пошык 1 сентябрьгә өлгертик, дип эшләмичә, бәлки куелган вакытка исәп тотарга кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250