Чепья урта мәктәбендә "Күпмәдәни яссылыкта гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую шартларында телләрне укыту методикасы" дип исемләнгән 3 төбәкара семинар үтте.
Биредә үзебезнең җирлектәге укытучылар гына түгел, Татарстан районнарыннан, күрше Киров өлкәсе, Мари Иле һәм Удмуртия республикаларыннан да вәкилләр катнашты.
Семинарда укытучылар, җитәкчеләр, галимнәр күпмәдәни яссылыкта гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую шартларында телләрне укытудагы өстенлекләр хакында сөйләште, проблемаларны чишү юлларын эзләде. Дүрт юнәлеш буенча оештырылган секцияләр эшчәнлегендә катнашты.
- Күптеллекне укытудагы проблемаларны ничек хәл итәргә дигән сорау белән безгә еш мөрәҗәгать итәләр. Бүген без бу сорауга җавапны Чепья мәктәбе үрнәгендә таптык. Биредә 20 авылдан килеп белем алалар, күрше Мари Иле республикасыннан да килеп укучылар бар. Бу үзе үк бик күпне сөйли. Бер сыйныфта дүрт милләт баласы укыганын исәпкә алсак, ул 1нче сыйныфтан ук дүрт тел өйрәнә дигән сүз. Билгеле, бу бик авыр. Әмма телләр белү беркайчан да артык була алмый, - ди Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова.
Семинар барышында удмурт һәм мари телләре буенча дәреслекләр җитешмәү проблемасында күтәрделәр. "Республикада татар, рус теле кабинетлары конкурслары үтә, ә ни өчен бу бәйгедән удмурт, мари теле кабинетлары читтә кала?!" дигән сорау-тәкъдим дә яңгыраттылар. Үзара тәҗрибәләр белән дә уртаклаштылар, үзләрендә булмаган яңа эш күнекмәләрен дә өйрәнделәр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев