Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чепьяда яшь армиячеләр ант кабул итте (+фоторепортаж)

Чепья урта мәктәбендә тантаналы рәвештә яшь армиячеләр сафына кабул итү чарасы үтте.

Үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә республикабызда зур игътибар бирелә. Районыбызда да әлеге юнәлештә күләмле эшләр башкарыла. Быел Чепья урта мәктәбе "Яшь армия" оешмасы төзү базасы итеп билгеләнде. Кичә исә әлеге белем йортында укучы 17 яшүсмер тантаналы рәвештә яшь армиячеләр сафына кабул ителде.

- Безнең иманыбыз камил, сездәге физик һәм рухый әзерлек белән сез Ватаныбызны сакларга һәрвакыт әзер булачаксыз. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!" - дип җыелган яшь армиячеләрне район башлыгы исеменнән муниципаль штаб җитәкчесе, запастагы майор Рафаэль Шакиров котлады.

Яшь армиячеләр тантаналы рәвештә антлар кабул иткәннән соң, ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган җыр һәм чыгышлар тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250