Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чын ир-егетләр уены (+фото)

“Куркаклар хоккей уйнамый, чын ир-егетләр уйный хоккей!” – дип юкка гына җырламыйлардыр. Бала чакта бу һәр малайның теләге дер мөгаен.

Төркемемә йөрүче балалар да яшь хоккейчы булу теләге белән күңелдән яңалар. Бабайлары, әтиләре, абыйлары дәвам иткән чын ир-егетләр уенын үзләренең дә уйнап карыйсылары килә.

Тәүге карлар төшеп, кыш җитүен, хоккей тартмачыгында боз катыруларын зур түземсезлек белән көтеп алалар алар. Эштән соң, кич ут яктысында һәркөнне хоккей уйнаган абыйларын күзәтеп тору, алкаларның кәшәкәгә эләгеп, боздан шуып капкага керүләре, абыйларының бер-берсен җиңү белән котлаулары балаларның хоккей уйнау серләренә төшенү теләген тагында арттыра.

Форсаттан файдаланып,яңа ел каникуларында әти-әниләр белән бергәләп балаларның бу теләкләрен тормышка ашырырга булдык. Төркемемә йөрүче балаларның күбесе конькида шуа белгәнлектән үзләрен боз хуҗалары итеп тойдылар, шугалакка кергәч артларыннан җилләр генә уйнап калды. Ә менә Ибрагимов Рәфкать ике оныгында тәүге тапкыр конькилар кигертеп боз өстенә бастырды. Ярый әле ярдәмгә “кечкенә капка” килде, аңа тотынып шугач, оныклар да үзләрен иркен тотып шуа башладылар. Дөрес, егылып алсалар да сер бирмәделәр. Чөнки янәшәләрендә әле берничә көн элек кенә хоккей буенча җиңү яулаган абыйлары басып торалар иде. Тренировкага килгән абыйлары белән тиз арада уртак тел табып конькида шудылар. Алары үз чиратында балаларны хоккей уйнау серләренә өйрәттеләр, хәтта “дусларча турнир” да үткәреп бер-берсенең капкаларына алкалар керттеләр.

Әлбәттә инде, бу юлы җиңү безнең балалар ягында булды! Әлеге мизгелдә алар үзләрен иң яхшы, иң көчле уенчылар итеп тойдылар. Әти-әниләр җанатарлар булып балаларга көч өстәп, аларның җитезлегенә хәйран калып, сокландылар.

Җиңүләренең иң югары ноктасы булып, берничә көн элек кенә район күләмендә “Хезмәт” газетасы призына узучы хоккей ярышларында абыйларына җиңү яулап бирелгән хоккей кубогы белән танышу, аны тотып кулдан-кулга йөртү булды. Күрсәгез иде, бу мизгелдә балалар йөзендәге куанычны горурлыкны!

Боз өстендә вакыт сизелмидә үтеп китте, көн кояшлы булса да, кич җитеп караңгылып пәрдәсе җәелә башлады. Уеннарыннан мәҗбүри диярлек туктатып, йөзләренә алсулык йөгерүен балаларны чәй табынына чакырып

кайнар коймаклар белән сыйладык. Әти-әниләр, тәрбиячеләр – Галимова Эльмира Гаптелшәкүр кызына, Зәкиева Гөлнур Ильяз кызына, Нургалиева Асия Васыйл кызына зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә абыйлары үз чиратында балаларны кабат “дусларча” турнирга чакырып калдылар.

 

Галимова Эльмира,

Карадуган балалар бакчасының

зурлар төркеме тәрбияче,

I кв. категорияле.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган балалар бакчасы