Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чыгарылыш-2024

2023-2024 уку елында 391 укучы 9 нчы сыйныфны, 134 укучы 11 нче сыйныфны тәмамлады.

Уку елының «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале I нче һәм II нче дәрәҗә белән бәяләнә. 42 укучы әлеге медальгә лаек булды: 27 укучы I нче дәрәҗә, ягъни Алтын медаль, 15 укучы II нче дәрәҗә, ягъни Көмеш медаль белән бүләкләнде.

Елдан-ел чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны 100 баллга тапшырулары белән сөендерә. Быел да андый укучыларыбыз бар: Ярослав Иванов — Балтач урта мәктәбе укучысы, физикадан 100 балл, математикадан 99 балл, Балтач урта мәктәбеннән Динара Кәримова рус әдәбиятыннан 100, шулай ук рус теленнән 94 балл, Норма урта мәктәбеннән Ландыш Хәбибуллина рус әдәбиятыннан 100 балл җыйдылар.

Быел чыгарылыш имтиханнарын 80 һәм аннан югары баллга тапшыручы 48 (91 имтиханнан) укучы бар. Шулар арасында берничә фәннән 90 һәм аннан да югары балл җыйган укучыларыбыз: Балтач урта мәктәбеннән Ринат Валиуллин — рус теленнән — 97, җәмгыять белеменнән — 90, математикадан — 96 балл; Балтач урта мәктәбеннән Азалия Шакирҗанова — рус теленнән — 94, җәмгыять белеменнән — 92, инглиз теленнән — 96 балл; Салавыч күппрофильле лицееннан Динә Хәбибуллина — рус теленнән — 94, инглиз теленнән — 96 балл, тарихтан — 91 балл; Норма урта мәктәбеннән Лина Гатауллина — рус теленнән — 91, химиядән — 93 балл; Балтач урта мәктәбеннән Азалия Мөхәммәтгалиева — рус теленнән — 94, инглиз теленнән — 94 балл. Нөнәгәр урта мәктәбеннән Ландыш Гафиуллина — җәмгыять белеменнән — 94, инглиз теленнән — 92 балл. 15 укучыбыз берәр фәннән 90 һәм аннан да югары балл җыеп матур нәтиҗәләр күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыгарылыш-2024 чыгарылыш имтиханнар