Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дамир: “Инглиз теле укытучысын яратмыйм”

" Инглиз теле укытучысын яратмыйм. Дәрескә барасы килми. Укыйсы да... Сез ни диярсез?". Дамир Сорауга Балтач мәгариф идарәсе янында урнашкан педагогик- психологик бүлек җитәкчесе Гүзәл Закирова җавап бирә: - Бүгенге көн белемле булуны таләп итә. Яратсаң да, яратмасаң да - уку мәҗбүри. Онытма, укытучы да - кеше, һәрбер кешедәге кебек,...

" Инглиз теле укытучысын яратмыйм. Дәрескә барасы килми. Укыйсы да... Сез ни диярсез?".
Дамир
Сорауга Балтач мәгариф идарәсе янында урнашкан педагогик- психологик бүлек җитәкчесе Гүзәл Закирова җавап бирә:
- Бүгенге көн белемле булуны таләп итә. Яратсаң да, яратмасаң да - уку мәҗбүри. Онытма, укытучы да - кеше, һәрбер кешедәге кебек, аңарда да уңай һәм тискәре сыйфатлар бар. Бу очракта сиңа инглиз теле укытучысында бары тик яхшы сыйфатларны гына күрергә тырышып, конфликтка кермәскә өйрәнергә кирәк. Төптәнрәк уйлап кара: кайсы ягы белән ошамый ул сиңа? Бәлки, бу ошамаган сыйфатларның ник сине борчуын ачыкласаң, җиңелрәк булыр. Белем алуыңны арттыр, күбрәк укы, күбрәк шөгыльлән. Тормышта гел шулай кыенлыклар туып тора, ышан, ул безгә ошаган кешеләр җыелмасыннан гына тормый. Һәрберсенә дә ачуың килеп, үзеңә файдалы якны кайгыртмасаң, гел ризасыз булып яшәячәксең. Бер дә булмаса, өстәмә, репетитор белән шөгыльләнеп кара. Уңышлар!
Фото: anna.org.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев