Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Динәбез Мәскәүне яулый

Балтач урта мәктәбе укучысы Динә Йосыпова Россия күләмендә үткәрелгән мәктәп укучылары һәм студентлар арасында Россия Федерациясе дәүләт телләре буенча олимпиадасында көмеш призеры булган.

Октябрьдә Казан шәһәрендә дәүләт телләре буенча Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы үткәрелгән иде. Бу олимпиадада 10-11 сыйныф һәм югары уку йортлары студентлары (республика буенча 500 ләп кеше) катнашты. Балтач мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Йосыпова Динә (укытучысы Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы), региональ этапның призеры буларак, 2-4 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә үткән олимпиаданың йомгаклау этабында катнашты. (Әлеге өлештә катнашу өчен региональ тур нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасыннан бары 10 укучы гына сайлап алынды). Динәбез Мәскәүдән зур җиңүләр белән кайтты. Мәктәп укучылары һәм студентлары арасында Россия Федерациясе дәүләт телләре буенча Россиякүләм олимпиаданың көмеш призеры булды. Динәне һәм укытучысы Гөлнар Хәйруллинаны ихластан бу олуг җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250