Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дуслык һәм бердәмлек “Йөзгә бер”дә җиңәргә ярдәм итте (фото)

"Романтик"та ял итүче балаларның һәрбер көне бик кызыклы үтә. Биредә я бииләр, я җырлыйлар, я төрле мастер-классларда катнашалар, я белемнәрен сыныйлар.

Шундый чараларның берсен "Хыял"лылар үткәреп, балалар анда бик актив катнашты һәм әлеге уен "Сто к одному" дип атала иде. Озак еллардан бирле телеэкраннардан баручы әлеге уенның шартлары белән һәркем таныш. Шуңа да балалар алып баручылар әзерләгән сорауларны түземсезләнеп көтте. Ә инде ишеткәч, иң популяр җавапны бирергә ашыкты. Ике командадан торган уенда "Фиксики" командасы җиңү яулап, "Хыял"ның махсус бүләгенә лаек булды. "Дуслык" командасындагы балаларның да күңелләре төшмәде, чөнки әлеге уен һәрбер баланың җитезлеген дә, белемен дә тикшереп карау өчен менә дигән мөмкинлек иде. Кунаклар килүен зарыгып көтүче "Романтик"лылар "Хыял" яшьләр үзәгенең тагын килүләрен теләп, матур итеп озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250