Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Эшчәнлекләре югары бәяләнде

Семинар кысаларында тәрбиячеләр балалар белән эшчәнлекләр, квест уеннар, осталык дәресләре үткәрделәр

3 март көнне Карадуган балалар бакчасында «Билингваль белем процессында балалар бакчаларында поликультура тәрбиясе» темасына Балтач, Арча, Саба, Кукмара районының өлкән тәрбиячеләре өчен республикакүләм семинар- практикум узды. Семинарда Татарстан Республикасының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Абдуллина Рузилә Вазыйл кызы да катнашты. Ул үзенең  чыгышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү методикасы буенча мәгълүматлар белән уртаклашты, кызыклы тренинглар үткәрде. Ул үткәргән тренингтан барлык кунаклар да уңай эмоцияләр алды. Семинар кысаларында Карадуган балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән эшчәнлекләр, квест уеннар, осталык дәресләре  үткәрделәр. Казан шәһәре Совет районының 68нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Куренщикова Чулпан Наил кызы STEM-технологияләр юнәлешендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук чарада Татарстан Республикасының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының доценты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы да зум  платформасы аша чыгыш ясады, яңа федераль белем бирү программасы белән таныштырды. Семинарга йомгак ясаганда педагоглар чара хуҗаларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр, семинар темасы буенча фикерләре белән уртаклаштылар, балалар эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

 

Карадуган балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев