Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Фән олипиадаларында да сынатмыйлар балалар

Региональ этапта 76 укучы 22 фән буенча Рәсәйкүләм һәм республикакүләм олимпиадаларда катнаштылар.

Муниципаль этапта 32 фән буенча олимпиадалар уздырылды, шушы олимпиадаларда 1782 укучы катнашты  (узган уку елында 1953 иде). Барлыгы 354 призлы урын яуладылар (узган уку елында 333). Сыйфат күрсәткече – 19,8 процент  ( узган ел – 17,1).

Региональ этапта 76 укучы 22 фән буенча Рәсәйкүләм һәм республикакүләм олимпиадаларда катнаштылар. Барлыгы – 37 призлы урын яуладылар. Шуның 5се –  Рәсәйкүләм олимпиадаларның региональ этабында, 32се республикакүләм урыннар. Авыл районнары арасында икенче ел рәттән “Олимпка юл” дип исемләнгән республика олимпиадасы уздырыла,  укучыларыбыз яулаган 7 урын әлеге  олимпиададан.

Рәсәйкүләм олимпиадаларның йомгаклау этабында 2 укучыбыз экология фәне буенча призер булды – Балтач гимназиясеннән  Илдар Җәләлов һәм Балтач мәктәбеннән  Гүзәл Сәгыйтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада