Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Форпост»лылар республикада танылды

22-24 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең «Патриот» үзәгендә җәмәгать тәртибен саклаучы «Форпост» яшьләр оешмалары арасында XXIII республика спартакиадасы узды

Анда район данын яклап, Балтач "Форпост«ы командасы — Балтач урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

9-10-11 сыйныф укучыларыннан торган әлеге команданың бу инде беренче генә уңышы түгел. Берничә еллар дәвамында укытучылары Сәүдәр Миңгалиевичның нык-лы җитәкчелеге астында үткәрелгән шөгыльләнүләр нәтиҗәсе бу. Дүрт егет — Айзат Гыйльметдинов, Аяз Хәйретдинов, Артем Федоров, Мөхәммәт Кадыров һәм бер кыздан торган әлеге команданың командиры Айгөл Шәрәфетдинова булып чыкты. Ул безне ярыш этаплары белән якыннан таныштырды да инде: «Республикага барганчы безнең команда май аенда зона этабында чыгыш ясап, җиңүгә иреште. Анда алты команда идек без. Зона этап-ларында ярышлар үтеп бетеп, җиңүчеләр билгеле булгач, инде республикада чыгыш ясадык. Шушы көннәр эчендә күптөрле спорт төрләрендә үзебезне сынап карадык: граната ату, 100 метрга йөгерү, кызларга — 1500, ә егетләргә 3000 метрга йөгерү, винтовкадан ату, Калашников автоматын сүтү һәм җыю, гер күтәрү, аркан тарту, турникта тартылу, туризм, команда белән бергә йөгерү. Туризмда команда белән беренче урынны алуга ирештек, икенче урында калган команданы бер минуттан артык вакыт белән артта калдырып килдек. Канат тартуда егетләребез икенче урынны алды. Команда белән йөгерүдә Айзат белән икебез икенче урынга, ә граната атуда өченче урынга лаек булдык. Гер күтәрү буенча Аяз белән Мөхәммәд беренче урынга чыкты. Инде аерым нәтиҗәләргә килгәндә, 100 метр һәм 1500 метр арада йөгерүдә мин беренче булып килдем, гранатада атуда шулай ук беренче урынны алдым. Айзат 100 метр һәм 3000 метрга йөгерүдә, граната атуда өченче булды, винтовкадан ату буенча икенче калды. Аяз гер күтәрү буенча икенче урынга лаек булды. Биредә без Яшел Үзән, Әлмәт, Норлат, Кайбыч командаларына каршы көч сынаштык. Гомуми нәтиҗә буенча безнең команда икенче урынга лаек булды», — ди Айгөл. Айгөлнең һәм егетләрнең йөзләреннән шатлык нурлары сирпелеп тора иде. Шушы әзерлекләре, тырышлыклары аларга киләчәктә дә ярдәм итсен иде. 

Әлеге команда вәкилләре 7-8 сыйныфлардан алып шушы юнәлеш буенча ныклы әзерлек алып баручы укучылар. Алар белән укытучылары Сәүдәр Тимербаев дәресләр вакытында да, түгәрәкләрдә дә шөгыльлләнә, ярышлар алдыннан аерым хәзерлекләр дә үтәләр икән.

— «Форпост»ның укучылар өчен киләчәктә дә плюсле яклары бар, моңарчы команда сос-тавында булган Салават Шәрифуллин Түбән Новгородка шушы юнәлеш буенча укырга керде. Бик озак еллар командир булып торган Таһир Сабиров, команда әгъзасы Самат Тимербаев эчке эшләр юнәлеше буенча укып, бүгенге көндә тәртип саклау буенча эшлиләр. Бу мисаллар белән безнең укучыларыбызны шушы юнәлештә актив катнашырга да чакырасы килә, чөнки тәртип саклау буенча алынган күнекмәләр тормышта һәрвакыт кирәк булып куярга мөмкиннәр, — ди Балтач урта мәктәбенең директор урынбасары Руфия Закирова.

— «Форпост» ярышларында мәктәбебезнең беренче өчлектән төшкәне юк, шуңа да минем укытучыбыз Сәүдәр Миңгалиевичка, районның «Форпост» оешмасы җитәкчесе Фердинанд Гыйлемҗановка, мәктәбебезнең физик культура укытучылары — Ильяс Галимуллин, Айдар Хаҗиев, Илфир Лотфуллинга зур хезмәтләре өчен олуг рәхмәтебезне дә ирештерәсем килә.

Әзерлекләре көчле булган команда республика югарылыгындагы ярышка да уңышка ирешәселәренә ышаныч белән баралар һәм чынлап та матур, сөенерлек нәтиҗәләргә ирешәләр. Шушы ышанычларын югалтмыйча, көчле булуларын алга таба да раслап, җиңүләре белән безне дә сөендереп торырга язсын үзләренә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев