Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназия укучылары каникулда кая экскурсиягә барды?

Малайларга господа, дип кенә дәшә

Көзге каникулның беренче көнендә үк Балтач гимназиясенең 3 и сыйныфы укучылары (Чулпан Габделганиева сыйныфы) Казан каласында урнашкан инженерлар әзерләү лицеена (МАОУ “Лицей – инженерлык үзәге”) сәяхәт кылды. Инде күптән барасы килеп йөри иде әлеге лицейга, һәм менә күрү бәхетенә дә ирештек. Килүгә үк кураторыбыз Руфина Дәүләтбаева каршы алды, балалар үзләрен роботехникадан укытучы Александр Андреевичны күреп бик куандылар ( Александр Андреевич балаларны бик ярата, малайларга " господа" дип кенә дәшә) биредә эшләүче укытучыларның, һәм дә укучыларның башкарган хезмәтләре әти-әниләрдә генә түгел, балаларда да зур кызыксыну уятты. Очрашу барышында балалар проектлар зонасында булдылар, Hack Space, полилингваль кабинетларга сокландылар, “Тумышыбыз белән СССРдан” дигән музейны карадылар, брелоклар ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Брелокның схемасын компьютерда ясадылар һәм озак та үтми брелоклар кулда иде инде. Лицейның уңган пешекчеләре Балтач кунаклары килешкә тәмле аш әзерләгәннәр. Биредәге йөзләрдәге елмаюдан, рәхәт атмосферадан, фән өлкәсенә керткән гаять тә зур хезмәтләреннән бик тә канәгать булып кайттык. Югары уңышларга ирешкән укучылары белән ничек горурлануларын күрү — аларның эшкә чын күңелдән бирелгәнлекләрен дәлилли. Татарстанда җәелгән “Инженерлык республикасы” пректына алга таба да ныклы адымнар белән атларга язсын!

Кызыклы экскурcиядә Балтач гимназиясе директоры Айгиз Равилевич та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев