Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиялеләр көзге походка чыккан (фото)

Якшәмбе көнне без, Балтач гимназиясенең 6нчы А классы, көзге походка чыктык.

Алдагы көн яңгырлы һәм салкын булса да, безнең бәхеткә, ял көне кояшлы һәм матур булды. Поход узган "Сабантуй" паркында табигать бик матур. Яфраклар саргайган, кайберләре коелып аяк астында кыштырдый, агачта калганнары әкрен искән җилдә үзара серләшә. Аларны күзәтеп торырга бик рәхәт булды.

Экскурсия күңелле үтсен дип, без бик күп кызыклы уеннар әзерләдек. Бөтенебез көлешеп һәм теләп уйнадык. Безгә сыйныф җитәкчебез Чулпан Мөдәрисовна да кушылды. Безнең белән әти-әниләр, сеңелкәш- энекәшләр дә барган иде. Алар да рәхәтләнеп уйнады, файдалы итеп вакыт уздырдылар. Уеннар уйнагач, без өйдән алып килгән ризыклар белән тамак ялгап алдык, көч җыйдык. Аннары без фотосессия үткәрдек. Көзге яфраклар фонында фотолар бик матур һәм кызыклы чыкты. Якында гына балалар мәйданчыгы да бар иде. Без анда да азрак уйнадык та, әйберләрне җыеп, чүпләрне җыештырып, өйгә кайтып киттек. Ул көнне искә алганда, күңелдә кояш елмая.
Динә Әхмәдуллина, Эльвина Егорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250