Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиялеләр маймыл елын озаткан

Ничек шулай туры килгәндер, безнең сыйныфта укучы 22 кешенең (әле башта без 30 "маймыл" идек) барысы да маймыл елында туган.

2016нчы Маймыл елы, димәк, безнең ел булды. Кызганыч, ул тәмамланып килә. Һәм яңадан 12 елдан, безгә 24 яшь булганда гына кабат киләчәк. Шуңа класс җитәкчебезнең мәктәптә шушы елны озатуны оештырыйк дигән тәкъдимен без хуплап алдык. Бу чарага алдан ук әзерләндек. Башта төрле формада, төрле техникада, төрле материалдан маймыллар ясадык:кем бәйләде, кем рәсем ясады, кем текте... Үзебез генә түгел, белдерү яздык та, теләгән һәркем эшли алды моны. 13 декабрь көнне "Маймыл елы белән саубуллашу " акциясен үткәрдек. Озын тәнәфестә башлангыч сыйныф балаларына мәктәпнең актлар залында уеннар үткәрелде . Шулай ук көне буе укучылар ясаган эшләрдән күргәзмә эшләде . Анда куелган экспонатлар арасыннан иң ошаганын сайлап, һәр теләгән кеше аның өчен тавыш бирә алды.
Ахырдан без бу тавышларны исәпләп, җиңүчеләрне билгеләдек һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдык. Шулай итеп үз елыбыз белән тагын 12 елга саубуллаштык. Бу чараны үткәргәндә исә, әллә ничаклы яңа һөнәргә өйрәндек. Халык әйтмешли, "Эшләгәне 1 тәңкә, өйрәнгәне мең тәңкә".
Гульноза Жалолова , Нәргизә Шәмсетдинова
Балтач гимназиясенең 6 А сыйныфы укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250