Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гөлләр чәчәк атар җир йөзендә...

Укытучы сүзе - су ташкыны, Егәр бирә арган чагында. Гөлләр чәчәк атар җир йөзендә Укытучы сүзе барында , Укытучы үзе барында! "Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул.

Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу - күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле. Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Бала иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр аның янәшәсендә Укытучысы атлый. Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Укытучы ул - бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!
Минем уйлавымча, укытучы үз һөнәренең остасы, укучының ярдәмчесе, әти-әниләргә балаларның яхшы якларын күрсәтүче, яхшы кәеф тудыручы, уңышка ирешүдә булышучы, укучыга җиңү шатлыгын тоярга, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче бөек кеше ул. Укытучы һөнәрен сайлаган кешенең гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булуы зарури. Чөнки укытучы баланы белем белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән тәрбия кыла. Һәр укучы аны үзенең остазы итеп хис итсен, аның янына һәр көнне сагынып барсын.
Әйе, укытучы заман белән бергә атларга - үз эшендә төрле чаралар, инновацион алымнар кулланырга һәм үз материалын бик яхшы белергә тиеш. Ләкин барыннан да элек ул кеше булырга тиеш.
Шулвакытта гына безнең йөрәкләребездә тынычлык, алдагы көнгә ышаныч һәм тормышка мәхәббәт уяныр. Хәзерге укытучы традицион укыту-тәрбия бирү алымнарыннан тыш, үзенең иҗади эшчәнлегенә юл ачып барырга тиеш. Һәр укытучыга үзендә ышаныч үстерергә, үзенең профессиональ эшендәге уңышларга шатланырга, уңышсызлыкларны бетерү өстендә эшләргә кирәк.
Мәктәп, дөресен генә әйткәндә, минем икенче өем ул. Бала чакта үзем белем алган булсам, бүген - ул минем яраткан һәм атлыгып бара торган кадерле эш урыным. Чыннан да, мәктәптә яшәп килгән мохит, балаларның "Укытучы апа" дип май кояшыдай елмайган йөзләре, сиңа төбәлеп, бар игътибарларын юнәлтеп караган күзләр - болар барысы да минем тормышым, минем дөньям.Иртән торып яраткан укучыларым янына мәктәпкә йөгерә-йөгерә бару - зур бәхетемдер бүген. Әлбәттә, хатын-кыз, беренче чиратта, һөнәре белән түгел, ә гаиләсе белән горурланырга, шатланырга тиеш. Ләкин Укытучылык дөньясы минем шәхси тормышыма берничек тә комачау итми. Профессиональ карьерамнан читкә китмичә, мин үземнең гаиләмә, яраткан балаларыма, мине аңлаучы тормыш иптәшемә дә вакыт һәм игътибар табам. Алар да, үз чиратларында, минем төннәр буе "икенче балаларым" өчен эшләп утырганымны, тырышканымны,дәрескә әзерләнгәннәремне күреп, белеп яшиләр һәм аңлыйлар.
Алия ХИСАМОВА
Норма урта мәктәбенең педагог-оештыручысы
Рәсемдә:
Чепья урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, физика укытучысы, республикакүләм Грант иясе - Константин Грахов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250