Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гөлүсә Закирова: “Бөтен инвестиция – тәрбиягә!”

Гаилә һәм мәктәп адәм баласы тәрбияләнә торган җирлек. Бу ике төшенчә безне гомер буе озата килә... Соңгы елларда гына Татарстанда "Гаилә һәм мәктәп" дигән журнал нәшер ителә башлады. Ул "Татмедиа"ның иң яшь басмаларыннан санала. Шуңа да карамастан, "Гаилә һәм мәктәп" бик күп гаиләләрнең яраткан журналына әверелергә өлгерде инде. Коллективны яшь...

- Гөлүсә ханым, "ГМ" үз укучыларын тапты дип әйтә аласызмы? Укучылар сезне ничек кабул итте?
- "Гаилә һәм мәктәп" башта ук әтиләр һәм әниләр журналы буларак тәкъдим ителде. Ул укытучыларга гына түгел, ә киңкүләм укучыларга - педагогик белеме булмаган аудиториягә юнәлдерелгән. Башта ук җиңел басма рәвешендә күз алдына китерелде, күбрәк файдалы киңәшләр, көнүзәк проблемалар, күзәтү һәм анализларга тырышу булыр дигән идек. Гади укучыга йөз тотсак та, мәктәпне дә урап уза алмыйбыз - балалар мәктәптә укый, анда аларны ниләр борчый - шуларны ачыкларга тырышабыз.
- Яшерен-батырын түгел, милли басмаларга бәйле мәсьәлә куандырырлык дип әйтә алмыйбыз. Катлаулы икътисадый вәзгыять чорында тиражны саклап калу җәһәтеннән ниләр эшлисез?
- Тираж мәсьәләсе безнең басманы да борчый. Чоры шундый: кәгазь бәясе дә, почта чыгымнары да артты. Укучыларның басма матбугатка ихтыяҗы көннән-көн кими. Кемдер акча юклыкка сылтый, кемдер интернеттан да танышып була дигән фикердә. Без берәүне дә мәҗбүр итә алмыйбыз. Казанның 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллинаның бу уңайдан әйткән фикере баштан чыкмый. "Милли басмалардан йөз чөерү - ата-ананың баласын телдән мәхрүм итүе ул, - дигән иде ул. - Син аны иң әүвәл яздыр. Бала беренче күрүгә татарча газета-журналларны укымас та, әмма карап куяр. Икенче тапкыр шундагы татарча сканвордларны чишәр. Аннары кулына алып укыячак ул аны". Кайда гына барсам да, мөгаллимәнең бу сүзләрен ата-аналарга ирештерергә тырышам. Тиражны саклап калу өчен төрле чаралар уйлап табарга мәҗбүр булдык. Әйтик, "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары уртак комплектына язылган очракта, күпмедер акчаны янга калдырырга мөмкин. Газета-журналларга электрон язылу да популярлашып килә. Шул ук вакытта редакциягә килеп язылучылар да бар - кемгәдер басманың почта чыгымнарыннан башка арзангарак төшүе уңайлырак.
- Журнал укучылары белән еш очрашасызмы? Оештырылган бәйгеләр үз нәтиҗәсен бирәме?
- Журнал айга бер генә чыккач, укучылар белән элемтәне югалтмас өчен тик утырмаска тырышабыз. Төрле бәйгеләр дә уздырабыз. Әле яңа гына укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр арасында "Мәктәп бәйрәмнәре" дигән сценарийлар бәйгесен башлап җибәрдек. Яңа елга кадәр календарь бәйрәмнәр, киләсе уку елына юбилейларын уздыручы күренекле шәхесләргә багышланган иҗат кичәләре, сыйныфтан тыш чаралар кабул итәбез. Алар татар телендә булырга тиеш. Плагиатка экспертиза узгач, иң яхшы сценарийлар җыентык булып дөнья күрәчәк, ә авторларына лицензияле сертификат бирәчәкбез. Бәйгеләр ике якка да файдалы булырга тиеш. Өченче ел рәттән "Күркәм гаилә" бәйгесе гөрләп үтә. Авылда яшәп, матур, әдәпле балалар үстерүче күркәм гаиләләрне барлау максатыннан уздырыла ул. Былтыр район турлары белән бик саллы итеп үткәргән идек, быел колачын тагын да киңәйттек - бәйге бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты. Аңа илебезнең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә яшәүчеләр дә кушылды.
- Сездә шактый кызыклы сәхифәләр бар. Аларны алып бару өчен белгечләрне ничек эзләп табасыз?
- Берәр теманы өйрәнгәндә, үзебезнекеннән битәр, белгеч фикерен бирергә тырышабыз - журналыбызда төп таләпләрнең берсе шул. Бала тәрбияләү - зур җаваплылык. Хәзерге яшь гаиләләр моңа аеруча җитди карый - инвестицияләрне белемгә, тәрбиягә салырга тырыша. Заманга яраклаштырып, көндәшлеккә сәләтле лидерлар үстерергә омтылалар. Моның өчен кырык эшен кырык якка ташлап, баласын кырык мәктәпкә йөртергә әзерләр. Ә без, үз чиратыбызда, республикада гамәлдә булган спорт, сәнгать, фән мәктәпләрендә эшләүче тренер, психолог, мөгаллимнәрнең фикерләрен тәкъдим итәбез. Кирәкме ул, юкмы, кайсы мәктәпкә йөртергә кулай, бәяләре күпме... Әйе, күпләр интернетта фикерләр җитәрлек, ачабыз да карыйбыз, дияр. Әмма алай гына түгел, безнең үз менталитетыбыз бар - үз җирлегебездән, үз каланчабыздан торып эш итәргә кирәк. Әйтик, ГМО турында интернетта ни генә язмыйлар, аны укысаң, кибеттән берни дә алып ашамас хәлгә җитәрсең. Баксаң, безнең республикада ГМО, гомумән, юк икән. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре ризыкларны дөрес әзерләргә, кибет киштәләрендәге азык-төлекне сайларга өйрәтте. Бу безнең өчен дә зур ачыш булды.
- Сез үзегез дә Республика балалар клиник хастаханәсенә барып очрашулар уздырасыз бит.
- Әлеге хастаханәдә озак вакыт дәваланучы, айлар, хәтта еллар буе ятучы балалар бар. Без - аларны, алар безне таный башлады инде. Кардиология бүлеген шефлыкка алдык. Ай саен очрашу, мастер-класслар үткәрергә тырышабыз. Инде менә хәйрия акциясен дә игълан иттек. Журналыбызга П2790 индексы белән юридик зат буларак язылган очракта, һәр квитанциянең 50 сумы хәйрия максатларына тотыла. Быел ул өченче тапкыр уздырыла.
- Бала тәрбияләүдә киңәшләр бирәсез, ә үзегез аларга колак саласызмы соң?
- Туры килә... Әле үзем дә бала белән дәваханәгә барган идем. Су буе чират. Моны күргәч, алдагы санда гына хастаханәдәге чиратлар турында әзерләнгән язманы хәтердә яңартам. Андагы: "Чиратта торганда балагызга алма ашатыгыз", - дигән юллар искә төште дә, елмаеп куйдым. Алма ашаудан башка, берни дә үзгәртеп булмый бит. Журналда әйтелгәнчә, алдан язылып, вакытына туры китереп барырга туры килде. Гомумән, безнең журналистлар да - яшь әти-әниләр. Борчыган бер генә проблеманы да уратып узмаска тырышабыз.
- Шәхсән үзегез тәрбия орлыклары кайда күбрәк салына дип уйлыйсыз - мәктәптәме әллә гаиләдәме?
- Бала көннең күп өлешен мәктәптә уздыра. Әмма тәрбиясез кешенең баласы анда гына камил тәрбиягә ирешә алмый. Мәктәп - коллективка яраклаштыру урыны. Димәк, иң элек гаиләбезне күркәм итәргә тиешбез. Югыйсә, мөгаллимнәребездән дә, хәзерге ата-аналарның үзләрен тәрбияләргә кирәк дигән фикер ишетеп, җаннар өшеп китә. Күркәм холык, матур үрнәк, иман, тырышлык хөкем сөргән ояда начар шытымнар булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250