Укытучылар көне җитә. Яшьләр үткәнебезне, безнең заман мөгаллимнәр хезмәтен дә белеп торсын дип, яшьлеккә кайтып килергә булдым әле.
Элек мәктәпләрдәге укытучыларның яртысы диярлек ир-егетләр була иде. Хәзер алар эксклюзив экспонатка әйләнеп баралар.
Сүзем Сосна авылы егете, районда билгеле мөгаллим, үзешчән сәнгатьнең үзәгендә кайнаган сәхнә йолдызы, профсоюз лидеры, комсомол секретаре, пропагандист Гаязтин Фәсхетдинов турында.
Ятимнәр үҗәт, максатчан, тынгысыз, эшчән була. Фронтовик әтисе Хәмзә абый сугыш яраларыннан үлеп киткәндә апасы Тәнзиләгә - 3, Гаязга 1 яшь була. Әниләре Фатыйма апаның балалары белән аерым шөгыльләнер вакыты калмый. Үзе белгәннәрне эш арасында балаларына сөйли. Аның сөйләгән шигырьләрен малай хәтеренә сеңдереп кенә калмый, гаять сәнгатьле итеп яттан сөйләп тә бирә. Бер генә концерт та аннан башка узмый.
Сосна мәктәбен гел бишле билгеләренә тәмамлаган егет урта мәктәпкә Балтачка килә. Бәхетенә, Ләмига апа Сираҗиева аның әле химия-биология фәннәрен аеруча яратуын күреп ала һәм аерым шөгыльләнә башлый. Районда җиңгән егет республика олимпиадаларында яшьтәшләре белән көч сынаша, исеме көчлеләр арасында була. Әдәбият укытучы Вәсилә апасы әдәби кичәләргә чакыра, укучылар төрле авылларда концертлар куеп йөри.
Әнисе Фатыйма апа, ялгызы калса да, балаларының югары белем алуына каршы килми.
Безнең заманда 20-40 балалы сыйныфлардан 3-4 укучы гына студент булу бәхетен татый иде. Гаяз белән без бер тулай торакта яшәдек, бер-беребезне әйбәт белә идек. Мин бер курс түбән укыдым.
Танышу болайрак булды. Факультетларның смотр концертлары бара. Мин дә шигырьләр сөйлим. Әмма Гаяз башкарган «Каз ашады башымны» шигырен тыңлагач, «Оста барда телең тый» - дигән фикергә килдем. Ә ул үсте! «Мөгаллим күпьяклы, талантлы шәхес булырга тиеш», - дигән фикер белән өстәмә белем факультетында да шөгыльләнде.
Режиссер Әнвәр Әхмәдуллинда укып, «Татар театры режиссеры» һәм Россиянең атаклы балетмейстры Гай Таһиров курсларына йөреп биюче дипломы алды. Өстәвенә курсның комсомол секретаре. Әле группа белән концерт-спектакльләргә, кино, төрле очрашуларга йөрергә дә өлгерә.
Каникуллар җитсә, факультетның агитбригадасы белән Татарстан авыллары буйлап гастрольләргә чыгып китәләр. Районга кайтса да, тынгылык юк үзенә. Бер елны хәтта автоклуб җитәкчесе итеп билгелиләр. Үзе билет сата, үзе программа төзи, үзе 5-6 номер башкара.
Студент чаклар бер мизгелдә уза да китә, кулга диплом алып эшкә кайтыр чак җитә. Аспирантурада калырга тәкъдим итәләр егеткә. Районда да кызыктыргыч тәкъдимнәр күп була. Әмма ул туган авылы мәктәбенә химия-биология мөгаллиме булып эшкә кайта. Мәктәп укучылары өчен төрле тәҗрибәләр белән оештырылган кичәләргә өлкәннәр дә йөри башлый.
Бию түгәрәге, ансамбль оештыра. Авылдагы мәдәни чараларның үзәгендә кайнарга да өлгерә. Өстәвенә пропагандист, комсомол укуларын алып бара. Мәскәүдән килгән дәрәҗәле кунаклар да ошата ул үткәргән укуларны.
Шулай гөрләтеп эшләп ятканда район мәгариф бүлегенә инспектор булып эшләргә кодалыйлар. Озак еллар урын өстендә яткан әнисен һәркөн диярлек Балтачтан кадәр ни очраса шуның белән кайтып, ашатып-эчертеп килә ул. Әниләре балаларына хәер-фатыйхасын калдырып, 85 яшьтә бакыйлыкка күчә.
Яңалыкка омтылып яшәгән тынгысыз педагог беренчеләрдән булып районда производство, хезмәт һәм ял лагерьлары оештыра. Мәктәп яны тәҗрибә участоклары, мәктәп урманчылыклары яңара.
Ел саен районның бер мәктәбен әзерләп, үз продукциясе белән ВДНХда катнашуына ирешә. Шулай итеп мәктәпләр ВДНХның бүләк-медальләренә лаек була.
Үзенә СССР халык казанышлары күргәзмәсенең көмеш медален, акчалата бүләк тапшыралар. Мөгаллим буларак алган бүләкләре шактый аның. Тик эш бүләктәмени! Иң мөһиме, гомер заяга узмаган, горурланып искә алырлык эш-гамәлләре бихисап! Яраткан һөнәренә тугры булып, янып-көеп яшәгән ул. Кыйбласыннан тайпылмаган.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА
мәгариф ветераны
Фото: http://faritvafin.ru/?author=2&paged=7
Нет комментариев