Горурланырлык укытучылар нәселе
Серафима Михайловна Мари Иле республикасында дөньяга аваз сала, тик тормышының күпчелек өлешен ул Балтач районында үткәрә.
Районыбызда үрнәк гаиләләр, нәсел-нәсәбәләре белән горурланырлык шәхесләр бик күп. Бүгенге язмабыз геройлары Михеевлар, Вәлеевлар һәм Гайнетдиновлар гаиләләре. Биредә укытучылык һөнәрен берничә буын аша дәвам итеп, үзеңә хөрмәт казану да, насыйп ярлар төрле диндә булу киртә кормау да чагылыш таба.
Серафима Михайловна (рәсемдә) Мари Иле республикасында дөньяга аваз сала, тик тормышының күпчелек өлешен ул Балтач районында үткәрә. “Мариец” бистәсендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Арча педагогика училищесында укуын дәвам итә. Аннан соң инде Татар Арборында рус теле һәм әдәбияты буенча хезмәт юлын башлап җибәрә. Тормыш иптәше Василий Степанович та Мари Иленеке, Серафима Михайловна кебек ул да тормышын балаларга белем бирүгә багышлаган. Түнтәр мәктәбендә башта военрук булып эшли, аннан хезмәт дәресләре укыта һәм соңрак рус теленнән белем бирә башлый. Түнтәр мәктәбе башлангычка әйләнү сәбәпле, берникадәр вакыттан соң Михеевларны Чепья мәктәбенә күчерәләр. Биредә алар озак еллар эшләп, икесенә 80 еллык хезмәт тәҗрибәсе туплыйлар.
Эш белән бергә гаилә тормышы да матур итеп үрелеп бара. Дүрт бала – Александр, Алевтина, Геннадий һәм Валентин әти- әниләренең йөзләренә кызыллык китерми, матур тормыш юлы үтәләр. Геннадийдан кала барысы да әти-әни эзеннән китеп, үзләрен балаларга белем бирүгә багышлыйлар. Алевтина Васильевна Базарлы Матакта хезмәт юлын башлаганнан соң, Чепья мәктәбенә кайтып химия һәм биология буенча укыта һәм лаеклы ялга чыкканчы үз хезмәтен яратып, балаларны кызыксындыра алырлык итеп башкара. Тормыш юлын татар милләтеннән булган Равил белән бәйләп, бүгенге көндә ике динне дә хөрмәт итеп яшиләр.
Александр Васильевич та укырга, төрле юнәлештә белем алырга яратучы шәхес була. Була дим, чөнки ул инде күптән гүр иясе, аның җәсаде Украинада җирләнгән. Александр Васильевичның ике кызы да әби-бабасы һәм әтисе юлын дәвам итеп, укытучылык һөнәрен сайлыйлар.
Төпчек уллары Валентин да укытучы белемен ала, тик аннан соң аны төзелеш юнәлешенә үзгәртеп, үзен башка тармакта сынап карый. Гомере буе Яр Чаллыда яши. “Алар бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр”, дип күз яшьләре аша сөйли Серафима Михайловна. Александр вафатыннан соң 4 ай үтүгә әти-әни Валентинны да кара җир куенына салырга мәҗбүр була. Нишлисең бит, язмыштан узмыш юк.
Валентин Васильевичның кызы Светлана – Азнакайда, ә улы Саша Чаллыда укытучы булып эшлиләр. Сашаның үзенең дә өч баласы бар икән инде, оныклар җай чыгу белән Чепьяга кунакка кайтырга ашкынып торалар.
Серафима Михайловнадан балаларының алар эзе буенча китүләренең серен сорагач, ул елмаеп кына җавап бирде: “Мәктәп тормышыннан, укучылар белән булган кызыклы хәлләрне сөйли идек. Үзебезнең эшнең авыр якларын күрсәтмәдек, начарын сөйләмәдек. Балалар бит хезмәтебезне ничек яратканны күреп үстеләр. Шуңа да шул юнәлеш буенча китәргә булганнардыр. Геннадий гына инженер-механик һөнәрен сайлады. Һәм шул хезмәтен 40 ел яратып башкарды да.
– Без әти-әниебезнең ничек тырышканын күреп үстек, алар безгә чын үрнәк булдылар. Гаиләдә кечкенә энекәшләр булу һәм аларны тәрбияләү безнең җилкәгә төшкәнгә, без үзебезне гомерлек укытучы дип тә атый алабыздыр. Минем кызым Альмира да укытучылык һөнәрен үзләштереп, Чаллы шәһәрендә хезмәт куя. Ә улым ветеринария юнәлешен сайлады, – дип бәян итте Алевтина Васильевна. Әлеге ханым үзе турында да аерым язарлык шәхес. Чепья мәктәбендә озак еллар эшләү дәверендә ул бик күп укучыларга белем бирергә өлгергән, аларның кайберләре бүгенге көндә үзләре үк әлеге белем бирү йортында эшлиләр. “Бигрәк тә минем предметымны яраткан һәм киләчәктә шул юнәлешне сайлаячак балалар белән бик теләп эшли идем. Балалар да иренмиләр, дәресләрдән соң да калалар иде. Өегезгә кайтыгыз дисәң дә, әзрәк кенә утырыйк инде дип, башка бер теманы аңлатуны сорыйлар иде. Үзләре дә шул-шул теманы киңрәк аңлатыгыз әле, дип сорап килгәндә беркайчан да борып җибәрми идем, – дип мәктәптә эшләгән елларын яратып һәм сагынып искә ала ханым һәм шунда ук өстәп тә куя: әгәр безнең барыбызны да җыйсаң, без үзебез генә дә бер мәктәпне тутырабыз. – Әти ягыннан да, әни ягыннан да укытучылар бик күп. Араларында тарихчылар да, географлар да, чит тел укытучылары да, химик һәм биологлар да, физкультурачылар да, тел белгечләре дә бар”.
Менә шуңа да Михеев-Вәлеев-Гайнетдиновларның республика интернет-конкурсында “Иң яхшы педагогик гаилә” исеменә лаек булуларын белгәч, мин аптырап калмадым, алар чыннан да бу исемгә лаек династия.
Бүгенге көн балаларының тыңламый торган, интернетка бәйле булуларына да җавабы бар Алевтина Васильевнаның: “Балалар алар һәрчак бала булып калачак. Сәламәт бала бервакытта да тик тормаячак, ул гел нәрсәдер таләп итәчәк. Хәзерге заман балаларына нәрсә теләсә шул бар, безнең вакытта бит эш күп иде, телевизор каршына утырсак та ике генә канал күрсәтә иде, ә хәзер көне буе пульт тотып, канал гына күчереп утырырлык. Менә шуңа да балаларның укуга кызыксынулары кими. Нинди генә бала булганда да аның белән уртак тел табып була, бары тик юлын гына белергә кирәк”.
– Шук иде балаларыбыз, әйе, тик алар эшләргә дә, уйнарга да өлгерә иде, – дип сүзгә кушыла Серафима Михайловна. – Алар минем кечкенәдән эшчән булды. Өй эшләре белән дә ярдәм итәләр иде, кечкенә балаларны да тәрбияләштеләр. Барлык эшләрне бергә эшли идек. Кемдер өстәл җыештыра, кемдер утын ташый, кемдер су алып кайта. Балалар безнең дә эштән бушамауны күреп үсте, шуңа да гел ярдәм итәргә тырышалар иде.
Серафима Михайловна һәм Василий Степанович балалары белән бик горурланганнар, үткән заманда язам, чөнки гаилә башлыгы гүр иясе инде, ә Серафима Михайловна кызы, кияве Равил һәм оныгы Рамил тәрбиясендә яши. “Кыз һәм улларыбыз бервакытта да мәшәкать тудырмый яшәделәр”, дип картлык көнендәге сөенече белән бүлеште Серафима Михайловна.
Михеевларның тормыш юлы кызыклы да, яшьләр өчен үрнәк тә... Мәктәптә алар 40ар ел укытучы булып эшләгән. Үзләрен тулысынча балаларга бүләк итеп, үземнеке һәм читнеке дип аермаганнар. Бүгенге көндә Серафима Михайловна лаеклы ялда һәм укучыларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвенә шөкер итә. Алай да сагына ул мәктәп елларын, төшкә дә керә ди. Ләкин онык һәм оныкчыклар күңелендәге бушлыкны тулыландырып торалар, ә алар бит аз түгел. 8 онык һәм 11 оныкчык, әле бит балалардай якын укучыларның балалары да бар һәм әлегәчә Серафима апа һәркайсын үзенекедәй якын итеп ярата.
Зәлия ФӘЙЗРАХМАНОВА тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев