Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гыйльмулла Зәкиев ни өчен беренче укытучысын сагынып искә ала

Белем көне уңаеннан, газетабызда һәм сайтыбызда "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй..." дигән исем астында сораштыру уздырган идек.

Мәктәп - ул мәңгелек тема. Адәм баласының тормышында алыштыргысыз урын алып торучы бу чор һәрчак күңелләребездә матур хатирә булып саклана.

"Хәтерлим мин әле бүгенгедәй..." дигән исем астында үткәргән сораштыру дөнья күргәч, хис-кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашучылар тагын да күбрәк булды. Куныр авылында дөняга килеп, бүгенге көндә Балтачта яшәүче даими укучыбыз Гыйльмулла Зәкиев хатирәләрен безгә язма рәвештә дә юллаган иде. Рәхим итеп укыгыз.

"1964 нче елның беренче сентябре... Беренче мәртәбә үземә атап алган сап-сары сандалиларны ялан аякка киеп, ике яшькә олырак апам Раузалия (12 яшендә вафат булды, урыны ожмахта булсын мәрхүмәнең!) белән мәктәпкә баруым... Алашай күперенә җиткәндә уң аягымның ияләшмәгән аяк киеменнән суелып канавы... Сандалиларны салып аты, ялан аяк мәктәпкә барып җитү... Гомерем буе рәхмәт әйтеп хөрмәт иткән беренче укытучыбыз Мәдинә апа Ибраһимова һәм булачак классташларым белән очрашу-танышу - барысы да хәтердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250