Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җиденең берсе - безнең Зилия

7 генә кеше имтихан тапшыруы бик начар.

Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын 7 кеше тапшырган.

Шуларның берсе — Куныр кызы Зилия Юнысова.

Мин татар теленнән имтиханны 89 баллга тапшырдым. Без атна саен укытучыбыз Әнисә Саттарова белән дәресләрдән соң калып 2шәр сәгать утырдык, әзерләндек. Аннары 4нче сыйныфтан бирле татар теленнән олимпиадаларга йөрим, шуңа күрә әзерлек миңа авыр бирелмәде. Әзерләнгәндә әсәрләр укыдык, проблемаларны карадык.

Мин 6нчы сыйныфтан алып республикакүләм олимпиадаларда җиңүче һәм призер булып килдем, 9нчы сыйныфта Халыкара олимпиадада призер булдым, төрле конференцияләрдә катнаштым. Мин КФУга ИФМКга керергә ниятлим.

Татар теленнән имтихан җайлы иде. Минемчә, олимпиада биремнәре авыррак. Җиңел эшләп чыктым. Тагын җәмгыять белеме һәм инглиз телен тапшырдым. Инглиз теле - 85, ә җәмгыять белеменнән 90 балл. Мин — медалист.

Әгәр безнең кебек кешеләр булса, минемчә, татар теле яшәр. Татар теле үсешенә йогынты ясаган кешеләр булса, татар теле яшәячәк.

7 генә кеше имтихан тапшыруы бик начар. Татарстанда татар телен бирүчеләр күбрәк булырга тиеш. Киләсе елда бу күрсәткеч артыр дип өметләнәм, — диде ул. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зилия