Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ике килен-килендәш - Рәмзия һәм Зөбәрҗәт Фатыйховалар

Балтачтан газета укучыбыз шалтыратып: "Ике килен-килендәш" рубрикасындагы язмаларны бик кызыксынып укый идек, язмый башладыгыз әле", - дигәч, таныш-белешләр арасыннан шундыйларны кабат барларга булдык.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезгә дә мөрәҗәгать итәбез: тирә-юнегездә кызыклы язмышлы, үзара килешеп, аралашып, матур итеп яшәүче килендәшләр булса, безгә язмалар юллагыз әле. Каләм тотып, хат юлларга авырсынсагыз, шалтыратып кына әйтсәгез дә була. "Ә" дигәнче килеп җитәрбез. Бүген сүзебез укытучы килендәшләр турында. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан килендәшләрне нәкъ менә шундыйлар арасыннан эзләп таптык.
Рәмзия-Зөбәрҗәт Фатыйховалар
Берсе ут борчасы кебек тере, икенчесе басынкы холыклы (андыйлар турында образлы итеп, берсе - ут, берсе - су диләр) Рәмзия белән Зөбәрҗәт, икесе ике авылда үсеп, бер нигезгә - Салавычның данлыклы Тәнзилә апа һәм Равил абый Фатыйховлар гаиләсенә килен булып төшә. Эшчән, тәртипле гаиләдә үскән Илдар белән Илшат бер-бер артлы укытучы кызларга өйләнә.
Зөбәрҗәт шушы авыл кызы, күп еллар Яңа Салавычта башлангыч мәктәптә укытты. Ничек шулай туры килгәндер, аның янәшәсендәге остазы Рамилә Хөрмәтуллина да тыныч, йомшак холыклы иде. Характерлары капма-каршы булса да, бик килешеп, аңлашып эшләде алар. Рамилә укыткан балалар үзе кебек басынкы, тыныч булса, Зөбәрҗәтнекеләр дә "агачы"ннан ерак китми - берсеннән-берсе үткен, кыю булалар иде. И-и, ул елларда санаулы гына бала белән үткәрелгән кызыклы кичәләрнең, бәйрәмнәрнең күңеллелекләре! Алар куйган концерт-спектакльләр дә үзебезнең балалар катнашканга гына түгел, авыл халкына да кызыклы була иде. Ә гаилә бәйрәмнәре... Әле дә ул чор әти-әниләре бергә очрашсак, көлешеп, сагынып искә алабыз. Моннан берничә ел элек ябылган мәктәбебез белән бергә Рамиләне дә, Зөбәрҗәтне дә, пешекче Саимә апаны да сагынабыз.
Безнең башлангыч мәктәп ябылгач, Зөбәрҗәт урта мәктәпкә күчте, югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, үз белгечлеге буенча эшли башлады. Ә бераздан актив, энергияле Зөбәрҗәтне тәрбия эшләре буенча урынбасар итеп куйдылар. Менә инде ничә еллар үзе кебек кыю, актив, сәләтле балалар белән төрле бәйрәм-чаралар оештырып, мәктәп тормышын җанландырып, мәш килә.
Шеңшеңәр кызы Рәмзия дә салавычлылар өчен күптән инде үз кеше. Берничә сыйныфның җитәкчесе булырга, берничә төркем "кошларын очырырга" - аларның, әти-әниләрнең ихтирамын яуларга өлгерде. Үзе дә элекке укучыларын онытмый, әти-әниләр белән дә элемтәсен югалтмый, хәлләрен белешеп тора, диләр. Әле дә югары сыйныф балалары арасында югалып калырлык кечкенә генә буйлы, ябык кына булса да, иң шук малайларны да тыңлата белә торган, үзе дә фәнен яратучы, балаларны да гашыйк итә алучы Рәмзияне яратмый мөмкин түгел шул. Кирәк чакта ихлас елмаюы, кирәк чакта җитдилеге, балалар белән яратып эшләве... - балалар белән уртак тел табу өчен кайчакта менә шулар да җитеп аша. Укучының сәләтен күрә, "уята" белү дигәне исә балаларның белем нәтиҗәләрендә чагыла. Соңгы елларда лицейны тәмамлаучы укучылар арасында нәкъ менә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханыннан югары балл җыючылар һәр чыгарылышта күзәтелә.
-Килендәшләр булганчы бер-берегезне белә идегезме? - дип сорыйм Зөбәрҗәттән.
-Рәмзия апа безнең күршегә генә килен булып төшкән иде бит, шуннан да белә идем, -ди ул (Зөбәрҗәт белән Илшат күрше урамда гына үскәннәр). - Әле бит ул чакта мин Арчада педколледжда укый гына идем. Аннан эшли башлагач, мәктәптә җыелыш-педсоветларда да очраша башладык. Килендәшләр булганнан бирле, менә унбиш ел без мәктәптә дә, өйдә дә гел бергә. Алар авылның теге очына, без төп йорттан ерак түгел башка чыксак та, шөкер, үзебез дә, балаларыбыз да өч йортны бер итеп яшибез. Әниебез Тәнзилә мин кияүгә чыккач, бик мәгънәле бер сүз әйткән иде: "Менә хәзер сез ике килен булдыгыз. Урамда бер-берсен сөйләп йөргәннәрне ишетүе бик күңелсез. Нинди вакытыгыз булса да, бер-берегез турында начар сүз әйтә күрмәгез", - диде ул. Шуны истә тотып, бер-беребезгә ярдәм итешеп, апа-сеңел булып яшибез.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250