Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ике укучы Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган

Рус телен һәм база математикасы тапшыручылар өчен өстәмә срок 6-19 сентябрьгә билгеләнгән.

Татарстанда ике чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханында 200әр балл җыйган. Укучылар рус теле һәм әдәбияты имтиханнарында шундый нәтиҗәгә ирешкән. Бу хакта журналистларга Казанның 139нчы мәктәбендә имтихан тапшыру пунктында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Безнең ике чыгарылыш сыйныф укучысы 200 балл җыйды. Алар — Түбән Каманың 10нчы мәктәбеннән Полина Еланская һәм Чистайның 1нче лицееннан Александра Гришанова», — дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе.

Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 26 майда башланды һәм 1 июльдә тәмамлана. Рус телен һәм база математикасы тапшыручылар өчен өстәмә срок 6-19 сентябрьгә билгеләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев