Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илдар Җәләлов – Мәскәүдә “Ел студенты” булып танылды

Гимназиядә укыган елларыннан һәрбер чарада актив булган егетнең мондый уңышларга ирешүе белән без бик горурланабыз

Милли атом тикшеренү университетының Мәскәү инженер-физика институтында Балтач егете Илдар Җәләлов белем ала. Күптән түгел әлеге уку йортында “Ел студенты” конкурсы үткәрелде. 7000 студент укучы әлеге югары белем бирү йортыннан 300 укучы үз көчләрен сынап карап, нибары 10 студент җиңүчеләр булып танылды. Иң сөенечлесе, алар арасында Илдарыбыз да бар. Әлеге зур уңышка ирешүе уңаеннан, райондашыбыз белән элемтәгә кереп, конкурс барышы белән кызыксындык.

Сайлап алу турында портфолионы карыйлар. Шулай ук анда спорт, интеллектуаль һәм иҗади этапларны узарга кирәк. Шуларны уңышлы узып, 100 иң яхшы студент арасында финал булды. Анда жюрины үзең белән таныштырырга, булган казанышларың һәм киләчәкне күрүең турында сөйләргә кирәк иде. Шулай ук инженер осталыгын һәм атом физикасы ягыннан белемне тикшерделәр. Бу турда да миңа зур бәхет елмаеп, мин “Ел студенты” исеменә лаек булдым, - ди Илдар.

Гимназиядә укыган елларыннан һәрбер чарада актив булган егетнең мондый уңышларга ирешүе белән без бик горурланабыз. Киләчәк тормышында да аңа бәхет-шатлык һәм тагын да зур уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев