Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илсур Һадиуллин 2021 елдан балалар бакчаларында ата-аналар түләве артуны аңлатты

1 гыйнвардан республикада балалар бакчаларында ата-аналар түләвенең 4% ка артуы көтелә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләсе елдан балалар бакчаларында ата-аналар түләвенең ни өчен артуын аңлатты. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы "Татарстан-Онлайн" программасында белдерде.

Министр билгеләп үткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларында ата-аналар түләвенең 4% ка артуы көтелә.

«80% ата-аналар балалар бакчасы өчен 125 сумга күбрәк түләячәк. Ата-аналар түләве елга бер тапкыр арта, күпчелек өчен ул 3 252 сум тәшкил итәчәк. Ата-аналар бары тик карау һәм тәрбия өчен генә түли, бирегә ашату, балаларны карау, кухня хезмәткәрләре эше керә. Ә калган чыгымнарны республика үз өстенә ала», - диде Һадиуллин.

Ул шулай ук балалары бакчага йөрмәсә, ата-аналар туклану өчен түләми, дип ассызыклады.

Тулырак: ТИ

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы түләүләр