Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Имтиханнар бетте, нәтиҗәләр калды

ЕГЭлар, ГИАлар турында быел бер дә язмадым, үз балаларың укымагач, бу проблема сине борчымый икән дигән идем. Күптән түгел район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин мәктәп директорлары белән үткәргән быелгы нәтиҗәләргә багышланган сөйләшүдә катнашырга туры килде. Менә шуннан бирле ничә көннәр инде тагын шушы темага кагылышлы мәсьәләләр күңелдән...

Бер караганда имтихан ул һәр баланың шәхси эше булырга, аңа тынычлап хәзерләнергә шартлар, мөмкинлекләр генә бирелергә тиеш. Тик бүген инде имтиханны әти-әни, укытучы, мәктәп директоры, РОНО мөдире... хәтта район җитәкчеләре проблемасына да әйләндерделәр. Менә бу сөйләшүдә дә район башлыгы белән башкарма комитет җитәкчесенең бергә катнашуы үзе үк шул хакта искәртә (һәм мондый очрашу беренчесе генә түгел, ел дәвамында һәр мәктәпкә конкрет бурычлар да билгеләнгән). Имтихан баллары, канәгатьләнмәслек билгеләр, сайланган фәннәр, таләпләр... имтиханнарга караганда да шау-шуы, ыгы-зыгысы күбрәк булганга, балаларны да күбрәк куркыта, бер нигезсез борчылырга җирлек бирә ахры инде. Болар урыннарда, районнарда гына уйлап табылган әйберләр түгел. Бүген мәктәпләрдән, аларның җитәкчеләреннән (гомумән районнан дип укы) фәкать яхшы нәтиҗәләр генә көтәләр, рейтингка да, район "йөзе"нә дә иң тәэсирле күрсәткечләр болар. Бер генә бала да "икеле" алмаска, һәр фәнне шәп итеп үзләштереп, имтиханнардан да бик югары баллар гына җыярга тиеш дигән таләпләр куела югарыдан. Юкса, һәркем белә: бөтен бала да бөтен фәнне дә бертигез үзләштерә алмый! Һәм үзләштерә алмаган баланың башына белемне ярып салып булмый. Әмма мондый аклану кабул ителми. Шул ук вакытта тугызынчы сыйныфтан соң укуын мәктәптә дәвам итәргә теләгән бер генә баланы кире кагарга да, ул имтихан бирергә теләгән фәннәрне сайлаганда укытучы-директорлар: "Син бу фәнне бирә алмыйсың, башка фәнне сайла", - дип катгый таләп куярга да хаклы түгел (унынчыга укырга кабул итмәгән өчен җаваплы кешеләргә 30 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф каралган). Районда берничә ел элек моңа охшаш хәл булды, бер мәктәптә уртача укучы балаларга үзләре теләгән фәннән имтихан бирдертмәгән өчен шау-шу министрлыкка кадәр барып җитте. Шул ук вакытта икенче бер мәктәптә исә балалар барысы да укытучыбызны яратабыз дип (укытучылары исә берсен дә кире кагарга җөрьәт итми), дәррәү катлаулы төгәл фәнне сайлап, районда иң дәрәҗәле укытучының күрсәткечләрен боздылар - күбесе югары баллар җыя алмады. Укытучы никадәр белемле, көчле булса да, бүгенге ЕГЭларны бар бала да, бар фәннән дә әйбәт билгеләргә тапшыра алмый, табигый сәләт, үзләштерә алу дәрәҗәсе дигән әйбер дә зур роль уйный шул. Тик нигәдер бу кадәресе дә исәпкә алынмый. "Алар безнең балалар, сез һәммәсен аңлата алырга тиеш", - дип саныйлар һәм директорлардан, укытучылардан ел саен конкрет нәтиҗә, үзгәреш көтәләр. Әмма иң югарыда утырган мәгариф түрәләре бер әйберне, иң йогынтылы көчне - бүгенге әти-әниләрнең бик тә таләпчән, үз фикерле һәм шактый каршылыклы булуын исәпкә алмый булса кирәк. Имтихан бирәсе фәнне еш кына бала үзе түгел, әти-әни сайлаганны берничек тә онытырга ярамыйдыр.

Бу сөйләшүдә яңгыраган: "Балаларыгызны репетиторларга йөртмәгез,"- дигән фикер белән нигәдер тулысынча килешәсе килми. Бу ике яклы әйбер. 2015-2016 уку елында бер мәктәп, күрәсең, шушы фикергә кушылып, укучыларны репетиторларга йөрүдән тыйды инде, нәтиҗәләр көтелгәннән күпкә түбән булды. Дөрес, әгәр мәктәптә белем бирүче үз укытучысы көчле икән, билгеле, балага өстәмә укытучы эзләп йөрисе юк. Әмма мәктәпләрдә аерым фәннәр буенча нәкъ менә шундый педагоглар белән проблема барлыгы да сер түгел бит.

Бер генә бала да урта мәктәптән аттестатсыз чыкмасын өчен күрелгән чара буларак соңгы өч елда кертелгән математикадан база буенча имтиханга да кирәгеннән артык зур таләпләр куюны аңлап булмый. Бар баланың да математика кебек төгәл фәнне "дүртле-бишле"гә үзләштерә алмавын өстәгеләр аңлады инде (бу төр имтихан кертелү шуны аңлата), мәгариф түрәләре дә кем өчендер "дүртле"гә бер балл җитмәгән "өчле"нең күктән йолдыз алуга тиң булуын да, ә кем өчендер 80-90 баллның да аз булуын аңларга тиештер ләбаса. Монда гади арифметик чагыштыру белән генә реаль чынбарлыкны аңлап булмый.

Шунысы сөендерә: соңгы елларда районда уртача күрсәткечләр үсешкә бара, узып баручы уку елында ук алдагысы белән шактый уңай аерма күзгә ташлана. Бөтен фәннәрдән республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак баллар җыя алу укучыларның, укытучыларның, әти-әниләр һәм мәктәп директорларының да бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, шуны күздә тотып, директорларга, алар җитәкләгән коллективларга рәхмәт җиткерде дә инде.

...Быелга имтиханнар тәмам. Әмма аларның нәтиҗәләре калды. Мәктәпләр, район рейтингында да, балалар күңелендә дә. Соңгысы аеруча мөһим, һәр бала мәктәп елларын, чыгарылыш имтиханнарын сөенеп искә алырлык булсын иде. Ә аның өчен тырышлык, үзара аңлашу, үзеңнең белем дзрәҗәңне, мөмкинлегеңне дөрес бәяләү, имтиханнарны дөрес сайлау... тагын бик күп сәбәпләрнең бала файдасына булуы кирәк.
Нәтиҗәләр үзе сөйли
Ә хәзер, әйдәгез, һәр фән буенча ЕГЭ нәтиҗәләрен карап китик. Без фәкать әйбәт күрсәткечләрне - район буенча уртача күрсәткечтән югары балл җыючыларны - яшел зонаны һәм республиканың уртачасыннан түбән күрсәткечләрне - кызыл зонаны гына бирергә булдык. Мәктәпләр исемлеге баллар кимү тәртибендә. Нәтиҗәләр сүзсез дә аңлашыла.

МАТЕМАТИКА (база өлеш)
Яшел зона: Бөрбаш, Нөнәгәр, Түнтәр, Урта Көшкәт, Куныр, Балтач, Карадуган, Смәел.
Кызыл зона: Яңгул, Кече Лызи.
МАТЕМАТИКА (профиль)
Яшел зона: Яңгул, Нөнәгәр, Бөрбаш, Түнтәр, Норма, гимназия, Смәел, Куныр, Урта Көшкәт.
Кызыл зона: Карадуган, Салавыч, Кече Лызи.
РУС ТЕЛЕ
Яшел зона: Карадуган, Куныр, гимназия, Балтач, Яңгул, Бөрбаш, Урта Көшкәт.
Кызыл зона: Смәел, Кече Лызи, Түнтәр.
ИНФОРМАТИКА
Яшел зона: Норма, Түнтәр.
Кызыл зона: Салавыч, Балтач.

ГЕОГРАФИЯ
Яшел зона: Нөнәгәр.
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ
Яшел зона: Смәел, Бөрбаш, Салавыч, Норма, Кече Лызи, Нөнәгәр, гимназия, Куныр, Карадуган.
Кызыл зона: Түнтәр.
ФИЗИКА
Яшел зона: Түнтәр, Смәел, Бөрбаш, Урта Көшкәт.
Кызыл зона: Куныр.

РУС ӘДӘБИЯТЫ
Яшел зона: Кече Лызи, Яңгул, Норма, гимназия.
Кызыл зона: Балтач, Куныр.
БИОЛОГИЯ
Яшел зона: Нөнәгәр, Куныр, Салавыч, Балтач, гимназия, Норма, Яңгул.
Кызыл зона: Кече Лызи, Смәел, Чепья
ИНГЛИЗ ТЕЛЕ
Яшел зона: Салавыч, Куныр.
Кызыл зона: Яңгул, гимназия.
ХИМИЯ
Яшел зона: Яңгул, Карадуган, Норма, Балтач, Куныр.
Кызыл зона: Бөрбаш, Урта Көшкәт, гимназия.

ТАРИХ
Яшел зона: Смәел, Норма, Яңгул, Салавыч, гимназия, Карадуган.
Кызыл зона: Кече Лызи, Урта Көшкәт.

88 бала имтиханнарда 80 һәм аннан югары балл җыйган. Куныр, Бөрбаш, гимназия, Балтач, Яңгул, Смәел, Кече Лызи мәктәпләрендә бу күрсәткеч районның уртачасыннан югары. Карадуган, Урта Көшкәт, Норма, Нөнәгәр, Салавыч, Чепья, Түнтәр мәктәпләре бу чиккә җитә алмаган.

Район буенча 9 укучы начар билге алган. Шуларның дүртесе Чепья, икесе Норма мәктәбеннән, Балтач, Кече Лызи, Смәел мәктәпләрендә дә берәр шундый нәтиҗә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250