Җиңү Диктанты кебек чаралар безнең өчен бик әһәмиятле
Халкыбыз кичергән бу коточкыч сугыш елларын онытырга хакыбыз юк.
-Гөлшат Закирова, Куныр мәктәбе мөгаллимасе:
-Җиңү Диктанты кебек чаралар безнең өчен бик әһәмиятле. Халкыбыз кичергән бу коточкыч сугыш елларын онытырга хакыбыз юк. Безнең буын да бу елларны кинолардан карап, китаплардан укып кына белә. Быел җәйге ял вакытында Мәскәүгә баргач Россия Федерациясе хәрби көчләренең музей-комплексында экскурсиядә булдым. Анда булган вакытта мин чын сугышны үз күзләрем белән күргәндәй булдым, күңелләр тетрәнде. Шуңа күрә мондый чаралар үткәрүне кирәк дип саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев