Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Истә калырлык очрашу

Безнең 5 нче балалар бакчасында бәйрәмнәр, төрле тематик чаралар еш уздырыла. Ләкин быелгы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган бәйрәм иртәсе бигрәк тә үзенчәлекле иде.

Бу чарага бакчабызда эшләүче ир-егетләрне һәм махсус кунак буларак Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Гайнанов Наил Рәфхәт улын  чакырдык. Әлеге чара көчле затларыбызны бәйрәм белән котлап башланып, балаларның нәфис сүз, музыкаль сәламнәре, кунакларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Тормышта истәлекле вакыйгалар бик күп була.  Кызганыч, гомерләр бары шатлыклы мизгелләрдән генә тормый шул. Очрашуга килгән Наил Рәфхәтовичка да тормышның ачысын да, төчесен дә күрергә туры килгән. Шул уңайдан аның балаларга әйтер сүзләре, киңәшләре бар иде. Ул үзенең чыгышында нәни дусларыбызга тәртипле, намуслы, батыр булырга, ватанны яратырга, илгә тугры булырга кирәклеген аңлатты. Армия хезмәте турында сөйләде. Чечня республикасында катнашкан сугыш хәрәкәте хәтирәләре белән бүлеште. Инде күпме вакыт узуга карамастан, аның күзләрендә сагыш, шул елларның хәсрәте чагыла иде.

Наил Рәфхәтович сөйләгән җан тетрәткеч хәтирәләрдән каз тәннәре чыкты. Сугыш дәһшәте белән күпме кеше якыннарын югалткан, күпме киләчәккә булган өмет-хыяллар җимерелгән. Әлеге канкойгыч вакыйга һәркемнең күңелендә мәңгелек яра булып уелып калган.

Балалар Наил Рәфхәтовичның чыгышын бик игътибар белән тыңладылар. Бу очрашу бик мәгънәле булды. Үсеп килүче нәни егетләребезнең кызыксынудан күзләре янып торды. Һәрберсе медальләрен тотып карадылар. Аларның да батыр, кыю, көчле буласы килгәне аңлашыла иде. Бу очрашу әле безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Сүзне йомгаклап бары бер теләк телисе килә: һәрвакыт илебездә тынычлык булсын, сугышлар беркайчан да кабатланмасын. Үсеп килүче яшь буынга сугыш афәтләре күрергә язмасын!

Балтач 5 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Латипова Л.Н., Закирова Г.Н.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы 23 февраль