Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Итәк тулы бала-чага (+фото)

Итәге тулы бала-чага аның дип гадәттә күп бала үстерүче әниләр хакында әйтәләр, ә минем әлеге сүзләрне Раушания апа Нигъмәтуллинага атап әйтәсем килә.

Тәрбияче булып 29 ел эшләү дәверендә Раушания апаның җылы кочагы аша күпме бала үтте икән? Менә бүген дә ул апа, апа дип өзгәләнеп торучы һәрбер сабыйга вакытын тигез бүлеп, мәхәббәтен жәлләмичә, Тәрбияче һөнәренә тугры калып хезмәт куя.
Карадуган балалар бакчасы районыбызда югары урыннарны тота. Планканың югары күтәрелүе оста җитәкчеләрдән торса да, коллективның тырыш, максатчан һәм бердәм булуы да зур роль уйный. Әлеге бербөтенлекнең якты нуры - Раушания Фаилевна белән аның олуг җиңүеннән соң очрашып, сөйләшеп алдык.
- Конкурста урын алып, шундый җиңүгә ирешүемә гаҗәпләндем, - ди Раушания апа "Мәгариф" журналы үткәргән "Авыл укытучысы - 2017" конкурсы хакында. - Әлеге матбугат чарасы үткәргән һәрбер конкурста катнашырга тырышам. Менә монсыннан да читтә калмадым. Укытучылар өчен булса да, анда тәрбиячеләргә дә катнашырга мөмкин иде. Беренче этапта безгә эссе язарга куштылар, мин әхлак тәрбиясе белән бәйләп яздымИкенче этапта экология юнәлеше буенча барлык хезмәтләремне эшкә җиктем. Өченче этапта инде Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә жюри әгъзалары алдында ачык дәрес үткәреп, тәҗрибә уртаклаштык. Мин пыяла такталарда ком белән рәсем ясау юнәлешен сайладым.
Түбән Кенә авылында укытучылар гаиләсендә туып-үскән Раушания ападан әлеге юнәлеш буенча ничек китәргә булуын сорагач, ул бер мәлгә уйланып калды.
- Безнең заманда балалар бакчалары юк иде бит. Шуңа да тәрбияченең кем булуын мин ике туган апамнан гына белдем. Аның һөнәрен шуның кадәр яратып башкаруы мине дә илһамландырды булса кирәк. Укып бетергәч, Кенәбашка эшкә җибәрделәр. Тик, биредәге тәрбия учагы әле төзелә генә иде. Төзелеш эшләрендә бердәм булып катнашып, гыйнварда балалар бакчасын ачтык, миңа 12 бала бирделәр. Шуның кадәр яратып эшләдем мин алар белән. Көн дә очып килә идем эшкә, ә кичен инде аларны сагына идем. Аннан соң Кенәдә бераз эшләп алдым да, 1993 елдан биредә инде. 30 елга якын эшләү дәверендә бер генә мәртәбә дә әлеге һөнәрне сайлавыма үкенмәдем. Шуңа да һөнәремне очраклы гына сайладым, ялгыштым дип тә әйтә алмыйм, - ди Раушания Фаилевна.
Бер тармакта эшләү тәҗрибә тупларга ярдәм иткәндер дияргә яратса да, аның тырышлыгы, балаларның белемнәрен һәрьяклап үстерергә тырышуы бәяләп бетергесез. Районкүләм конкурсларда гына түгел, республиканыкыларында да катнашып килгән, "Табигать дуслары булыйк" дигән методик ярдәмлек язган, Казанда татар балалары өчен рус телен өйрәтүче методик кулланма төзүдә үзеннән зур өлеш керткән Раушания ханым белән аралашкан саен аның осталыгына хәйраннар каласың. Йомшаклыгы, ләкин шул ук вакытта таләпчәнлеге хөрмәт кенә уятып калмый, күңелләргә онытылмаслык шәхес булып кереп кала.
Раушания апа кебек тәрбиячеләр күп районыбызда, яшьрәк буын да шуларга ошарга тырышып, бала белән мультфильмнар телендә генә түгел, ә тирә-юнебез буенча да аңлашып, зур җиңүләргә ирешеп буласына ышансыннар иде. Нинди генә заманча технологияләр булмасын, алар тәрбияченең эзләнүчәнлеген, яңалыкка омтылышын уза алмый.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250