Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җитмештә булсак та Мөнирә апабыз онытылмый...

Менә тагын бер ел үтеп бара. 1950- 51 елда туганнар да әкренләп 70кә таба якынлашабыз, олыгаябыз. Чапшар урта мәктәбен тәмамлаганга да 50 ел булды. Гаилә кордык, балалар үстердек, хәзер оныклар тәрбияләргә булышабыз. Инде оныклар мәктәптә белем ала.

Кечкенә генә, 22 хуҗалыклы Курмала авылында туып- үскән идек бит! Күбебезнең әтиләре сугыш афәтләрен үтеп, сугыштан кайткач, 1947-1948 елларда өйләнеп, тормыш корып яши башлаган кешеләр. Шуңа да авылда 48-49 елларда туган балалар саны күп. Авыл гөрләп торды, һәр гаиләдә 6-10 шар бала идек. Үзебездә мәктәп юк, күрше Чапшар мәктәбенә йөрибез. 4 авыл баласы шушында белем ала. Без исә Курмаладан беренче сыйныфка 13 бала килдек. 8 малай, 5 кыз. Чапшардан 4 кыз һәм 4 малай өстәлде дә, бер класс булдык. 21 бала укыдык. 1 нче сыйныфка беренче укытучыбыз Мөнирә апа Гаязова кабул итеп алды.
Автор Госман ага Хәсәншинның укытучысы Мөнирә апа Гаязова һәм дә мәктәп тормышы турындагы кызыклы язмасын газетабыз битләреннән укып белерсез.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250