Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Югары уку йортларында бюджет урыннары артачак

Киләсе уку елына Россия югары уку йортларында бюджет урыннарының гомуми саны артачак.

РФ Хөкүмәте каршындагы Югары уку йортларына кабул итүнең контроль саннарын планлаштыру һәм бүлү мәсьәләләре буенча координация советы 2024/2025 уку елына бюджет урыннарының гомуми санын хуплады.

1 ноябрьгә кадәр Россия Фән һәм югары белем министрлыгы тиешле боерык чыгарачак.

— Киләсе уку елына Россия югары уку йортларында бюджет урыннарының гомуми саны артачак һәм 591 мең 967 урын тәшкил итәчәк. Бу, узган уку елына караганда, 2 меңгә күбрәк, — дип белдерде РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.

Чернышенко билгеләп үткәнчә, урыннар санының иң зур үсеше инженерлар әзерләү программалары буенча планлаштырылган — алар 2281 гә күбрәк булачак. 

Шулай ук «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре», «Машина төзелеше», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Электр- һәм җылылык энергетикасы» юнәлешләрендә бюджет урыннары күбрәк бүленәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев