Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Юл травматизмын киметү — төп мәсьәлә

«Яшел ут — 2024» бәйгесенең район этабы узды

Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү — бүгенге көн таләбе. Шушы көннәрдә, район балалар бакчалары һәм анда эшләүче тәрбиячеләр арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча республикакүләм «Яшел ут — 2024» бәйгесенең район этабы узды.

Әлеге бәйге ике елга бер мәртәбә район мәгариф бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе белән бергәлектә үткәрелә. Шушы чараның район этабында быел 11 балалар бакчасы, 12 тәрбияче катнашты.

— Балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, юлда хәвеф-хәтәр булуны кисәтү максатыннан, уку елы башында ук еллык эш планы төзелә. Шуның нигезендә эшчәнлекләр планлаштырыла, балага аңлашырлык итеп җиткерү алмаксат итеп куела. Моның өчен тәрбиячеләр һәр эшчәнлеккә җентекләп әзерләнә, белем бирү эшчәнлеге вакытында күрсәтмә материаллардан киң файдалана. Эшчәнлек барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын аңлатырга тырышалар, шулай ук балаларга юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялиләр. 

Тәрбиячеләр арасында узган бәйге берничә этаптан торды: беренче этапта балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча тәрбияченең эш тәҗрибәсен һәм балалар белән эшчәнлеген чагылдырган альбом тутырып, ул әлеге чараны оештыручыларга тәкъдим ителде; икенче этапта ДОСААФка җыелып, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тоттылар һәм аннан соң бистәнең дүртенче номерлы «Каенкай» балалар бакчасына җыелып, конкурсант үзе теләгән төркем балаларын алып, эшчәнлеген күрсәтте.

Һәрбер тәрбияче үз эшчәнлеген яктыртканнан соң, аның жюри әгъзаларына тапшырылган эшләре анализланып, үзенең юл кагыйдәләре буенча тапшырган имтиханын исәпкә алып, җиңүчеләр билгеләнде. Шәһәр тибындагы балалар бакчалары арасында беренче урынга бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзинә Әхәтова лаек булды. Икенче урында — бишенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Лапшина, өченче урында — икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Низамиева. Авыл балалар бакчалары арасында беренче урын Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Габдрахмановада, икенче урын Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гыйльмуллинада, өченче урын Норма балалар бакчасы тәрбиячесе Алина Ивановада.

Балалар бакчалары арасында икенче номерлы балалар бакчасы һәм Норма балалар бакчасы җиңү яуладылар, икенче урында өченче номерлы балалар бакчасы белән Чепья балалар бакчасы, өченче урында беренче номерлы балалар бакчасы белән Кариле балалар бакчасы. Әлеге бәйгедә җиңү яулаган тәрбиячеләрнең һәм балалар бакчасының конкурска әзерләнгән папкалары Казанга китә һәм инде аннан үткәннәр апрель ахырында Әлмәттә республикакүләм конкурс-та чыгыш ясаячаклар. Һәрберсенә дә уңышлар теләп калабыз, — дип әлеге чара белән якыннан таныштырып узды «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев